Ел елга охшамый
Быел яз бик матур килде. Әмма ел елга охшамый шул. Бар агачлар, җиләкләр чәчәк аткан мәлдә барысын берьюлы кырау алды. Кунафиннарның йорт-җирләре, бакчалары авыл башында урнашкангамы, урын бераз җилле икән. “Шуңа күрә утырткан һәр нәрсәгә, бигрәк тә чәчәкләргә терәү кирәк”, – ди Гыйльменур ханым.
Берничә түтәлдә татлы борыч үсә. Һәрберсендә аерым сорт. Барысы да уңыш бирә. Берсендә эксперимент рәвешендә үсентеләр куе итеп утыртылган. Уңышы башка түтәлдәгеләрдән бер дә ким түгел.
Гыйльменур ханым помидорның, борычның куен ботакларына артык тими икән, шуңа күрә көзен дә үсәләр.
Виноградларның да җимешләре өлгереп килә. Яшел тәлгәшләрдән сыгылып утыручы Изабелла сортын авыз итәргә өлгергәннәр инде. Яшь үсентеләр дә күренә. Виноградны ботактан үзе үрчетә Гыйльменур ханым.
– Виноград – салкынга аеруча сизгер үсемлек. Быел күп кешенең көннәр җылытканнан соң ашыгып ачып куйган виноградлары өшеде. Мин аларны быел соңрак ачтым, шуңа күрә салкыннан зыян күрмәделәр, – ди ул.
Алмагачлар формалаштырылган. Быел көз байтак кына кисү эшләре көтелә биредә. Аларын да Гыйльменур апа үзе башкара. Малайлары да булыша. Баллы алмалар бирә торган зур агачның бер давылда кәүсәсе ярылган. Хуҗабикә аны дәвалап, буеннан-буена кызыл балчык, алебастр һәм көл катнашмасы белән сылаган. Агачта бернинди дә авыру билгеләре күренми, шаулап үсеп утыра. Сынган яшь алмагач ботагы да, вакытында тыгыз итеп бәйләсәң, ялгана икән. Шундый бер агач ботагын төзелеш өчен кулланыла торган скотч белән ураган. Җәрәхәтне җәйгә берничә тапкыр карап, бәйләү материалын алыштырып торырга кирәк.
Һәр үсемлекне, алар белән сөйләшә-сөйләшә, бала үстергән кебек яратып тәрбияли Гыйльменур апа. Йорт алдындагы бакчаны чәчәкләр аллы-гөлле төсләргә күмгән. Җилле урында кыска сабаклы чәчәкләр үсә. Хуҗабикә язын көн уртасында да чәчәкләренә су бөркегән. Хәзер тамырдан сугара.
– Шул чакта бакчага таралган хуш истән башлар әйләнерлек була, – ди ул, елмаеп.
Гыйльменур апа кайбер чәчәкләрне үстерә алмый. Бакчада кыш көне кар ятмый, розалар кышны бик авыр чыга, шуңа күрә монда күбрәк берьеллык чәчәкләр урын алган.
Бер кеше гомерендә дә табигатьнең, климатның үзгәрә баруына күпләр игътибар итәдер. Һәр көнебез ачыш булырлык. Элек безнең якларда яшәмәгән бөҗәкләр, кошлар күренә башлауга әллә ни шаккатмыйбыз кебек хәзер. Гомере буе биология укыткан Гыйльменур апа быел петунияләргә бер урында канат кагып эленеп торучы төнге күбәләкләр – бражниклар килүен әйтте.
Бәрәңге бакчасыннан ерак түгел генә кәбестәләр рәт-рәт тезелеп үсә. Ул аларны агу кулланмыйча гына үстерә.
– Сер түгел: кәбестә үстерү елдан-ел авырлаша. Элек көндезге 10-11ләр тирәсендә, кәбестә күбәләге очкан вакытта, агып торган салкын су сиптерә идем дә шуның белән проблема бетә иде. Хәзер өченче ел инде вак күбәләк булып очучы көянең личинкалары зыян сала, эсседә яфракларны борча “тамгалый”. Кәбестәгә су күп кирәк. Туфракның да ашлы булуы мөһим. Соң өлгерә торган кәбестәләр көннәр суыта башлагач ныгытып үсеп китә. Аз гына тишкәләнгән яфрактан кәбестәгә зыян килми, – ди тәҗрибәле бакчачы.
Кәбестә күбәләге килмәсен өчен, көн саен сарымсак төнәтеп сиптерә Гыйльменур апа. Моның өчен вак итеп туралган 6-7 сарымсак тырнагын 1 стакан суга салырга, бераз тотканнан соң, сөзгеч аша суын сөзеп, төнәтмәне вак тишекле сиптергеч аша кәбестәләргә сиптерергә кирәк. Савыт төбендә калган сарымсакка тагын су өстәп, көче кимегән саен берәр тырнак сарымсак өстәп барасы.
Быел күпләр бәрәңгедән колорадо коңгызын бетерә алмый азапланды. Бәрәңгене дә быел бер генә тапкыр “Актара” белән агулаган Гыйльменур апа. Ике көнгә бер кортларын кул белән җыеп чыга икән.
– Һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп, тирә-якның матурлыгына сокланып, аннан көч-дәрт алып, куанып яши белү – үзе зур бәхет. Мәктәптә эшләгәндә, пенсиягә чыккач бакчамны тәртиплим, дигән хыял белән яши идем. Аллаһы Тәгалә оныклар белән сөендерде, әбилек вазыйфалары өстәлде. Оныклар бераз үсте, бакчада эшләү мөмкинлеге туды. Хыялымны тормышка ашырырга омтылам, – ди Гыйльменур Кунафина.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев