Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Чәкчәк остасы Илүсә

Чәкчәк, затлы ризык буларак, бүген дә табын түренә куела. Аны пешерә белүче осталарыбыз, шөкер, әле дә күп.

Җирлегебездә осталар, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр, берсеннән-берсе тәмле әйбер пешерүчеләр шактый. Олы Чакмак авылында гомер итүче Илүсә Гарипова – шундый уңганнарның берсе. Илүсәне райондашларыбыз чәкчәк остасы буларак белә.

– Чәкчәк пешерүгә очраклы тотындым. Моннан 11 ел элек дүрт баламны кочаклап, тол калгач, төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыт булмады. Кешедән ким-хур итмичә, сабыйларымны аякка бастырырга, үстерергә, кеше итәргә кирәк дигән ныклы фикергә килдем. Каенанам һәм аның килендәшеннән осталык дәресләре алып, чәкчәк пешерә  башладым, – дип искә ала Илүсә.

Дүрт бала әнисе Илүсә. Әтиләре вафат булганда, кечкенәләренә нибары 12 көн була. Җиденче сыйныфта белем алучы өлкән кызы Айсылу әнисенә иң өлкән ярдәмче, терәк була. Сеңел-энекәшләрен дә караша, өйдәге эшләрдә дә ярдәм итә. 14 яшьтә булса да, гаиләләренә килгән зур кайгыны әнисенең нәфис җилкәләре күтәрә алмаячагын аңлап, юату сүзләре белән кадерле кешесенә һәрвакыт көч биреп тора ул.

Илүсә – ветеринария табибы. Сайлаган һөнәре буенча эшләргә генә туры килми үзенә. Яшьрәк чакта туган авылы Сикиядә колхозда пешекче булып эшли кыз.

Фото – И. Гарипованың шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 24 ноябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев