Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Баллы-майлы хәзинә

Райондашыбыз Эльмира Тимергалиева бал корты продукциясе, каз мае һәм үләннәр кушып кремнар, мазьлар ясарга өйрәнгән.

Эльмира Тимергалиеваны күпләр татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак белә. Гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллимә лаеклы ялга чыккач, күңеленә ошаган өр-яңа һөнәр тапкан: бүген Эльмира апа табигый чималдан крем һәм мазьлар ясау белән шөгыльләнә. Ул эшләгән мазьларны “Каз өмәсе” фестивалендә катнашкан дәрәҗәле кунаклар да бик ошатып китте.

– Яшәешенең бер этабында һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгырта башлыйдыр, минемчә. Кемдер диеталар белән мавыга, дөрес туклану турында кайгырта, кемдер физик яктан үзен чыныктыра. Минем күңелгә шушы эш ничектер тансык һәм якын булды. Ләкин эш башлаганда килеп туган авырлыкларны үзем генә беләм. Башта сыгынты ясыйм дип ничә кат үләннәрне ачыттым, күгәртеп түктем. Исраф ителгән зәйтүн мае турында әйтеп тә тормыйм инде! Бөтен үләннең дә үзенең җыю вакыты бар. Кипкән үләннән сыгынты ясап булмый. Үләнне яшел килеш җыеп, көнендә эш итә башларга кирәк. Кайбер үлән – 10 көндә, кайберсе – 20 көн эчендә, ә сырганак (облепиха) бер ай эчендә генә майга тиешле үзлекләрен бирә. Шундый озак һәм бик четерекле процесс бу, тик мин аны тәмләп, күңел җылымны биреп, намусым кушканча, җиренә җиткереп, яратып эшлим. Кешеләргә файдасы тисен өчен тырышам, – ди Эльмира Тимергалиева.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев