Балачак хыялым иде
Элек-электән гармун уйнарга оста булган егетләр авылдашлары арасында һәрвакыт аерым бер дәрәҗәле урын алып торган. Гармунчы егеткә гашыйк булган кызларның да исәбе юк. Ә менә гармунчы кызлар авылларда бик сирәк булган. Гармун телләрен тибрәтүче гүзәл затларыбыз бүген дә күп түгел, ничә авылга бердер алар. Кайберләрен, уйный белсәләр дә, халык арасына чыгып күренмәгәч белмибез
Мәлләтамак авылында яшәүче гармунчы ханым – Әлфия Нуруллинаны күпләр таный. Авыл җирлекләренең үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертларында, укучыларның сәнгать бәйрәмнәрендә ул һәрвакыт сәхнәдә: 20 килограмлы баянын күтәреп җыр көйләрен суза.
Әлфия апа – Елгабаш авылы кызы. Әнисе Сәкинә дә, әтисе Хәниф тә бик матур җырлый торган булалар.
– Баянда уйнау минем бәләкәйдән үк, кечкенәдән үк кызыккан уем иде. Әнием укытучы, әтием тимерче булды. Мин аларның моңлы җырларын тыңлап үстем, – дип искә ала үзенең бала чагын Әлфия Нуруллина. – Без дүрт бала үстек, һәм мин иң төпчеге, иң яраткан кызлары идем әти-әниебезнең. Ике абыем, апам белән бик дус, бердәм, тату гаилә булып яшәдек без. Гармунда Ильяс абыем бик матур, оста итеп уйный белә иде. Аның хромка гармуны бар һәм аның, яшьтәшләре барысы да диярлек гармунда уйнадылар. Алар һәрвакыт безнең өйгә җыелалар иде. Әти-әниебез эштә, без балалар бабай белән өйдә. Абыйларым, бер төркем җыелып, мунчада гармун уйнарга өйрәнәләр иде. Ә бабам, үзе гармунда уйный белмәсә дә, шулай ук бик матур җырлады, аларның көйне дөрес уйнауларын игътибарда тотты. “Менә бу төшен сузыбрак уйна, бу төшен болайрак уйна”, – дип, үзенең төзәтмәләрен кертә иде.
Гармунда уйнарга теләге бик көчле булса да, үсмер чагында барыбер гармунда уйнарга өйрәнә алмый кала Әлфия ханым. Шуңа күрә дә ул, Симәк мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлагач, үз теләге белән Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлегенә юл тота.
– Ул елны училищеда авыл мәктәпләреннән килгән һәм музыка мәктәбендә укымаган укучыларны кабул иттеләр. Училищега килгәндә, баянның бер ягыннан “Ак бүрек” көен уйный белән идем әзрәк. Училищега имтиханнар бирергә килгәч, җыр-көй белеме белән килгән балалар арасында конкурс үткәрделәр. Шул конкурста авылдан килгән, бернинди музыка белеме булмаган укучыларга, нәкъ менә көйне ишетү сәләтләренә таянып бәя бирделәр. Нәтиҗәдә, бернинди музыка сәләтебез булмаган килеш, без дүрт кызны училищега укырга алдылар. Бик йомшак та, иркә дә кыз булгач, әти-әни мине барыбер кайтыр, укымас дип уйлаганнардыр инде. Әмма, никадәрле авыр булса да, никадәрле сагынсам да, мин барыбер кайтмадым. Лениногорск музыка училищесын тәмамлагач, кулыма җыр укытучысы дипломы алгач кына туган ягыма кайттым, – ди Ә. Нуруллина.
Махсус белемле, дипломлы яшь белгечне район мәгариф бүлегендә бишкуллап каршы алалар. Мәгариф бүлегенә җыелган мәктәп директорлары барысы да үзләренә алып китәргә теләсә дә, Мәлләтамак мәктәбе директоры Галия Шәкүрова җитезрәк булып чыга. Ул кызны җитәкләп ала да авылга алып кайтып та китә.
– 1983нче елның 15 августында Мәлләтамакка килгән идем, шул көннән бирле шушы авылда гомер итәм, – ди лаеклы ялда булуына карамастан һаман да гармунын күтәреп балалар арасында йөгерүче Әлфия апа. – Биредә тормыш иптәшемне очраттым. Шөкер, Әнвәрем белән бик бәхетле яшәдем. Мин аңа бик рәхмәтлемен, чөнки әгәр дә ул: “Булды, йөрмә гармун күтәреп, мин сине өйдә көтеп ятарга җыенмыйм”, – дисә, мин бу хезмәтемдә ничә дистә еллар эшли алмас идем. Ул чорда бит бөтен әйбер кулдан башкарыла, нинди концерт, нинди бәйрәм булмасын, барысына да гармун кирәк һәм гармун кулланыла иде. Ул өйрәнгән җырларның исәбе-саны бихисап. Бүген инде укыткан укучыларым үзләре әби-бабайлар. Әле хәзер дә очрашканда дәрестәге күңелле вакытларны, җырлар өйрәнгәндә, концертларга әзерләнгәндә булган кызыклы мизгелләрне еш искә алабыз.
Әлфия Нуруллина җитәкчелегендә Мәлләтамак авылы мәдәният йортында кызлар вокаль ансамбле оеша. Авыл яшьләре белән бергәләп вокаль-инструменталь ансамбльдә дә бик еш чыгыш ясыйлар алар.
– Мин Мәлләтамакта яши алуым белән бик бәхетлемен. Биредә бик мәдәниятле, җыр-моңны яратучы халык яши. Мәдәният йортында оешкан кызлар ансамбленең, “Яшьлек” вокаль-инструменталь ансам-бленең чыгышларын тамашачылар һәрвакыт көтеп алалар иде. Ул ансамбльдә шундый көчле музыкантлар белән бергә чыгыш ясау насыйп булды. Ә авылдагы берсеннән-берсе матур уйнаучы гармунчылар: Гаяз Гыймаев, Разыйф Фазлыев, Рамил Нурмөхәмәтов, Вәлиулла Хәбибуллин, Фирдәвес Вагыйзов һәм тагын башка бик күпләр. Барысын санап чыгу да мөмкин түгел. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концертларын шундый яхшы әзерлек белән үткәрдек, лаеклы-мактаулы урыннар алдык. Концертта катнашучыларның күбесе – үзем укыткан укучылар! Моңа шатланмый, горурланмый мөмкин түгел. Тормышыма да, язмышыма да мин һәрвакыт рәхмәт укып яшәдем һәм яшим, – ди Әлфия Нуруллина.
Әйе, җырлы-моңлы гомер юлы узган бу сөйкемле, гүзәл ханым әле бүген дә тормышны яратып, моннан 45 ел элек кулына алган гармунына тугры булып алга атлавын дәвам итә. Тормышының бәхетле вакытларында, авыр-сагышлы минутларында матур җырларны гармун моңына кушып суза ул. Бөек шагыйребез Әнгам Әтнабаевның “Таңнарда гармун уйнадың” дип исемләнгән шигырендә мондый юллар бар:
Моңлы гомерләр җитешми,
Моңсызлар күбрәк әле.
Моңсызларны уятырга
Гармуннар кирәк әле!
Әйе, бик дөрес язган шагыйрь! Бүген моңсыз да, күңелен бәс һәм гамьсезлек сарган күңелләр дә бик күп шул әле. Шуңа күрә дә күңелләребезгә моңнар салучы гармунчыларыбыз исән булсыннар, гармун телләрендә матур көйләр яңгырап торсыннар иде!
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев