Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Авылда яшәү рәхәт!

Үз фермер хуҗалыгын төзегән Илнур Муллагалиев шундый фикердә.

Фермер Илнур Муллагалиев тумышы белән Дусай авылыннан. Әмәкәй авыл җирлегендә тавык фермалары тота. Илнур елына дүртәр тапкыр 50шәр меңнән артык бройлер үстереп сата. Бройлерларны итләтә дә, тере килеш тә реализацияли. 
– Шушы көннәрдә генә Илнурдан тавык ите алдык. 50 меңгә якын тавык сатты. Итне үзең белгән кешедән алырга кирәк. Быел Илнур фермалар янында сугым цехы төзеде. Бүген кызлар анда тавык чистарту белән мәшгуль. Авыл халкы өчен бик күп эш урыннары барлыкка килде. Үзебезнең авыл кызлары гына түгел, Сал. Муханнан, Карамалыдан да килеп эшләүчеләр бар, – ди Әмәкәй авылында яшәүче Гөлнира Вәлиева.
Илнур Муллагалиевның фермер хуҗалыгында эшчеләр моңа кадәр сезонлы эштә булса, хәзер даими эш урыннары булдырылган. Эшчеләр аена уртача 25-30 мең сум хезмәт хакы ала. 
– Илнурга рәхмәттән башка сүз юк. Кайчан нинди ярдәм сорасак та, беркайчан да кире бормый. Өмәләр оештырганда – техника белән, төрле чаралар үткәргәндә матди ярдәм күрсәтә. Егетнең киләчәге өметле, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова.
Илнур – Фирдисә апа белән Расих абыйның төпчекләре, игезәк сыңары. Кечкенәдән авылга, аның табигатенә гашыйк егетнең туган җирендә эшләве табигый.
– Илнурның авыл хуҗалыгын сайлавына аптырыйсы юк. Бала чактан ук бик эшчән иде ул. Төпчек дип иркәләп тормадык, кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсте. Элек авыл җирендә мал-туар да, кош-корт та күп иде бит. Авыл балалары, мәктәптән кайткач, хуҗалык эшләрендә булышып үсте. Тырышлыгы, намуслы хезмәте бәрабәренә уңышка иреште Илнур. Үҗәтлек тә бар, ихтыяр көче дә нык аның! Дусайдагы пай җирләрендә бодай, арпа, люцерна үстерә, – ди Фирдисә Муллагалиева.
2019 елда Илнур тормыш иптәше Гүзәл белән “Үз эшен башлаучы яшь фермер” программасы буенча 1,5 млн сум грант откан.  Әлеге средстволар хисабына Метрәй авылындагы фермаларны ремонтлаган, йомырка салучы 51 мең тавык алган.
– Илнурның улы Илдан да әтисе юлын сайлар төсле. 2 сыйныфта укучы оныгыбыз әтисе янында әвәрә килергә ярата. Әтисе ярдәме белән Әмәкәй фермасында тавыкларны бер урыннан икенче урынга күчергәндә тракторны йөртә. Авыл тормышына мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш, – ди Расих абый.
“Авылдан без!” дип яшәүчеләр җирлегебез үсешенә үз өлешен кертә. Тормыш яме алар өчен хезмәт белән бәйле.
– Авылда туып үскән егетләр, читкә китсә дә, туган җирен сагынып яши. Чөнки авылда чәчне туздырган җил дә әни кулларын хәтерләтә. Оҗмахтай туган җиребезне кадерләп, күңел кушкан эшне башкарудан да рәхәте юк! – ди Илнур Муллагалиев.

Лилия Шәймиева

Фото – И.Муллагалиевның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев