Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Ат җене кагылган

Мөхәммәткәрим Батыршин Әмәкәй авылында туып үскән. Бала чагыннан ук атлар ярата ул.

Мөслим авылында яшәүче Мөхәммәткәрим Батыршинга бик тә туры килә әлеге әйтем. Чыннан да, ат җене кагылган аңа. Кәрим абый атлар хакында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Аның алты аты бар. 30 ел ерак Себердә яшәгәндә дә аерылмаган ул атлардан.

Мөхәммәткәрим Батыршин Әмәкәй авылында туып үскән. Бала чагыннан ук атлар ярата ул.

– Безнең Әмәкәй авылында элек атлар бик күп иде. Атлар фермасы да бар иде колхозда. Абыйларым ат көтүен көтә иде, – дип сөйли М.Батыршин. – Мәктәптә укый башлаганчы ук атка атланып йөрергә ярата идем. Атка чат ябышканга күрә “ат кандаласы” дигән исем дә тактылар ул вакытта. 5 класста укыганда, Сабантуйларда ат чабышларында катнаша башладым. “Мокамай” исемле бик яхшы чабышкы ат бар иде. Җиккәнне яратмаса да, ярышларда аңа тиңнәр булмады. Мин әлеге ат белән бик күп ярышларда катнашып, лаеклы урыннар яуладым.

Мәктәп тәмамлагач, хәрби бурычын үтәп кайта Мөхәммәткәрим абый. Абыйсы, энесенең хайваннар яратканын аңлап, үзе укыган Казан ветеринария институтында укырга тәкъдим итә. Мөхәммәткәрим укырга керә, әмма укуын тәмамлый алмый.

– Минем беркайчан да абыйга каршы барганым булмады, шуңа аның сүзен тыңлап укырга кердем. Тик торырга беркайчан да яратмадым. Армиядә дә көчкә түздем. Биш ел буе ничек укырмын дип, абый практикага китү белән документларны алдым да Себер якларына юл тоттым. Абыйга каршы чыккан бердәнбер адымым булды ул, – ди Мөхәммәткәрим абый.

Пыть-Ях шәһәренә килеп урнаша ул. Биредә ике ел эшләгәч, Әмәкәйдә аны көтүче сөйгән кызы Рәдинә белән кызыл туй үткәреп, парлап тормыш көтә башлыйлар. Себердә 30 ел бер урында – тимер юлда газ ягулыгы салу хезмәтендә эшли Мөхәммәткәрим. Ел саен җәйге ялларын Сабантуйлар вакытына туры китереп ала Рәдинә һәм Мөхәммәткәрим Батыршиннар. Мөхәммәткәрим абый Сабантуй уеннарында катнаша, чабышкыларны ярышларга әзерли. Күп тапкырлар призлы урыннар, кыйммәтле бүләкләр ала.

– Себердә дә атларны күрмичә яши алмадым. Шәһәрдә балалар спорт мәктәбе бар иде, анда дүрт ат тоталар. Мин эштән бушаганда шунда барып, атта йөреп, ярсыган күңелемне басып кайта идем. Анда яшәгәндә “Коневодство и конный спорт” журналын алдырдым, – ди М.Батыршин. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 7 июнь санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев