Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Әбиләр дә, бәбиләр дә үз итә

Эшмәкәр Роман Пискунов үзләре җитештергән камыр ризыкларын шулай бәяли.

Халкыбыз элек-электән төрле камыр ашларын яратып әзерләгән. Кунак-төшем кабул итсә дә, үзе барса да, һәрвакыт күчтәнәчен алып килгән. Элек камыр ризыкларын һәркем үзе пешерсә, хәзер кибет киштәләре төрле пироглар, тортлар, кекслар белән тулы, сайлап алу мөмкинлеге зур.

Яңа Усы авылыннан эшмәкәр Роман Пискуновның камыр ризыклары әзерләү цехында җитештерелгән продукцияне райондашларыбыз үз итә. Сигез ел элек туган авылында кибет сатып ала ул. Ул вакытта авыл кибетләрендә камыр ризыклары бик сирәк очрый иде. Кибет эшли башлагач, камыр ризыкларын пешерү цехын ачу фикере дә туа.

– Яңа гына үз эшен башлаган кешеләргә бирелүче дәүләт ярдәмен алдык та пекарня булдырдык, – ди Роман үз эшен башлап җибәрү хакында. – Анда ипи пешерә башладык, әкренләп төрле камыр ризыкларын да пешерергә керештек. Эшли башлаганга күп тә үтмәде, район җитәкчелеге район мәктәпләрен ипи белән тәэмин итү бурычын йөкләде. Авылдашларыбыз Ләйсән Васильева, Алина Ефимова, Зөлфия Игошева, Әлфия Ермолаева һәм Гөлсинә Мәслахова пешергән ипи бик тәмле һәм яхшы сыйфатлы иде. Мәктәпләр ипине беркайчан да кире бормады.

Беркем дә бер һөнәрне дә белеп тумый. Пискуновлар да икмәк һәм камыр ризыкларын пешерү серләренә иң элек үзләре өйрәнә. Аграр көллияттән китаплар алып укыйлар, ул вакытта Нарат Асты авылында камыр ризыклары пешерүче Фәйрүзә Гайнетдиновадан икмәк өчен баш кую, пирог камырын әзерләү буенча мастер-класслар алалар.

– Ипи һәм камыр ризыкларын пешерү бик мәшәкатьле һәм җаваплы. Ризыкның уңуы, сатып алучыга ошавы кирәк. Баштагы чорда камыр уңмаган вакытлар да булды, шуңа төрле чыганаклардан камыр ризыкларын пешерү серләренә өйрәндек. Бүген дә һәр яңалык белән танышып барырга, аларны сынап карарга тырышабыз, – ди Роман Пискунов. 

Фото – Пискуновларның гаилә архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев