Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

41 ел умарта тота!

Җирлегебездә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр шактый. Озак еллар шушы юнәлештә уңышлы эш алып баручыларның берсе – Тойгелде авылы егете Мирһаҗиян Шәйхетдинов. Аның умартачылык белән шөгыльләнүенә быел 41 ел булган!

– “Трудовик” совхозында элек бик зур умартачылык бар иде. Мәүҗетдин Минһаҗев баш умартачы булып эшләде. Мин аның кул астында бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә төшендем. Бу эшне шундый яраттым! Белем туплау, эшнең асылына ныклап төшенү максатыннан башта – Кама Тамагындагы училищеда, аннан Минзәлә аграр техникумында умартачы белгечлеген алдым. 90нчы елларда үземнең умарталарым булды. Эшне 5-6 оя белән башлап җибәргән идем, бүген аларның саны 100дән артты, – ди сөенеп Мирһаҗиян абый.

Мирһаҗиян Шәйхетдинов умарталарын күчереп йөртә. Аның умарталарын Тойгелде, Атлас, Яңа Усы урманнарында күрергә була. Умарталарны урман эчендә урнаштыру сыйфатлы бал җыю мөмкинлеген арттыра. Тик умарталарны вакытында карарга кирәк.

– Ял көннәрендә урманда куна калган чакларым да күп. Шунсыз булмый. Бал алырга телисең икән, кортларга тиешенчә игътибар бирергә кирәк. Малайлар янда булганда, ярдәмнәре зур. Хәзер өч улым да Казанда, һәрберсенең үз тормышы. Умарталарны тәрбияләү тормыш иптәшем Нурания белән икебезнең өстә. Совхозда эшләгәндә ул да минем белән бергә умартачылыкта эшләде. Тәҗрибәсе җитәрлек. Быел бал уңышы мул булыр дигән өмет бар. Былтыр да уңышлы ел булды, –  ди тәҗрибәле умартачы.

Мирһаҗиян абый җәй дәвамында өч тапкыр бал аерта. Кортлар ике корпуслы агач ояларда яши.

– Умартачылар районыбызда зур бер команда тәшкил итә. Күбесенә бу һөнәр әти-бабаларыннан мирас булып күчкән. Җирлегебездә югары уңыш ала торган культуралар мәйданы да киңәя. Рапс, көнбагыш, карабодай һәм башка үсемлекләр биләгән мәйданнар арта. Табигать шартлары кырыслану сәбәпле үсемлекләргә авырулар, корткыч бөҗәкләр елдан-ел ныграк зыян сала. Аларны саклап калу өчен көчле препаратлар кулланыла. Соңгы вакытта кортларга зыян салмый торган биологик препаратлар кулланыла. Умартачылар төркеменә агрономнар яңалыкларны җибәреп тора, үзара килешеп эшлибез. Мирһаҗиян Шәйхетдинов – тәҗрибәле умартачыларның берсе, күпләргә остаз булырлык кеше, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш зоотехнигы Миңлемәрьям Саламаева.

Мирһаҗиян абый Мөслимдә, Яр Чаллыда узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә актив катнаша.

– Кәрәзе белән кисеп куелган, гәрәбә төсендәге яңа гына аертылган бал элек-электән табын күрке булган. Бал кортларын чын күңелдән яратсаң гына, умартачылык белән шөгыльләнергә була. Әнкәй балны “өстәлнең кояшы” дип атый иде. Бал уңышы елның ничек килүенә, һава торышына бәйле. Бер елны җәй беткәч тә, умарта кортлары бал җыюын дәвам итте. Кайбер үсентеләр чәчәк ату чоры соңарганда, бал кортлары да ашыкмый, – ди умартачы.

Балдан яхшы уңыш алу өчен бал кортларыннан гына түгел, умартачыдан да зур тырышлык таләп ителә. Бал белән сыйлану өчен шактый тир түгәргә, бик четерекле эшне зур сабырлык белән башкарырга кирәк!

 

Лилия Шәймиева фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев