Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым тарихы

Ирекле авылы

Ирекләре кыска гомерле булган. 1927-1928 елларда Вәрәшбаш авылыннан берничә гаилә, агач төпләп, чәчү өчен җир әзерләп, яңа авыл өчен урын әзерли. Урманлы, чишмәле авылга Ирекле дигән исем бирелә.

1930 елда монда берничә гаилә күченеп утыра һәм җирләрне эшкәртә башлый. Беренче елны тары чәчеп, мул уңыш алалар. Әмма уңдырышлы җирләрдән иркенләп файдалана ал­мыйлар. Ирекле халкы шул исемдәге күмәк хуҗалыкка керә, җирләре дә шул хуҗалыкка бирелә.

Авылда 40 хуҗалык була. Беренче колхоз рәисе – Гыйльфан бабай, аннан соң хуҗалыкны Мирзаһит Фаз­лыев җитәкли.

1936 елда дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла. Ирекле авылыннан Бөек Ва­тан сугышына 39 кеше китә, шуларның 24е һәлак була, 15е исән-сау әйләнеп кайта.

1960 елларда авыл хал­кы, электрлаштыруны со­рап, хат яза, әмма хөкүмәт җавап итеп Ирекледән баш­ка авылларга күченергә теләүчеләргә төзелеш мате­риаллары бирә. Бөтен авыл халкы күрше-тирә авыллар­га, шул исәптән Вәрәшбашка, күченә. Ирекледә өлкән яшьтәге бер хатын-кыз гына кала. “Ирекле” күмәк хуҗалыгын “Электро” колхо­зына (Вәрәшбаш) кушалар. Шулай итеп Ирекле авылы юкка чыга. Бүген аның уры­нында зират кына исән.

Язмада туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән материаллар фай­даланылды.

Фото – музей архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев