Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Авылым тарихы

Урман куенына сыенган авыл

Быел Краснояр авылы төзелүгә 100 ел тула.

Симәк авыл җирлеге территориясендә урнашкан Краснояр – Мөслим үзәгеннән 17 километр ерак-лыкта, төньяк-көнчыгышка таба, Коралшат елгасының югары агымы буенда урнашкан кечкенә авыл. Һәр ягын чыршы-нарат, каен посадкалары уратып алган. Нәкъ Тукай шигырендәгечә, ул авылның, һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде, ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. 

Тарих битләреннән күренгәнчә, Краснояр авылы 1922-1924 елларда барлыкка килгән. Нәкъ менә шушы елларда Елгабаш авылыннан күченүчеләр тарафыннан бүгенге Краснояр авылына нигез салына. 1930 елда авылда колхоз оештырыла, 1932 елда ул “Ялкын” исемен йөртә башлый. Соңрак, 1961 елда, берничә колхозны берләштергән “Алга” колхозы составына керә. Тагын утыз елдан соң, 1991 елда, “Мәгариф” колхозы составында аерылып чыга. Авылда иң күп кеше яшәгән чорлар 1938 һәм 1979 елларга туры килә. Бу чорда Красноярда 343-370 кеше яшәгән. Колхозчылар нигездә игенчелек, сарык асрау белән шөгыльләнәләр. 

– Бүгенге көндә Краснояр авылында 48 хуҗалык исәпләнә, аларның 31е – даими яшәүчеләр, ә калган сигез өйгә хуҗалары кайтып йөриләр, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов. – Авылда алтмышка якын кеше гомер итә. Красноярлылар кече авыл дип тормый, әле бүген дә 18 хуҗалыкта мал тоталар, терлек асрыйлар. Мәктәп 2013 елда ябылды. Бүгенге көндә Краснояр авылы клубы авыл халкына мәдәният хезмәте күрсәтә. Әйтергә кирәк, клуб мөдире Рәзилә Гыйзетдинова авыл халкы белән бик килешеп эшли. Әле күптән түгел генә клубта эшләп килүче “Балкыш” театр коллективы Айгөл Гыйләҗетдинованың “Мәтрүшкәле чәй” әсәрен сәхнәләштереп, башта авыл халкына тәкъдим итсәләр, шушы көннәрдә үзләренең чыгышлары белән район мәдәният йорты сәхнәсендә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Иганәче авылдашыбыз Рәшит Хәбиров ярдәме белән 2016 елда төзелгән Габделхәбир мәчете эшләп килә. Авыл халкы кош-корт үрчетеп гомер итә, умарта тотучы гаиләләр дә бар. Мөслим районының иң чиста һәм тәмле балы бездә – Красноярда.

Краснояр авылында күпчелекне урта буын кешеләре тәшкил итә. Аларның кайберләре Мөслимгә, кайберләре төрле шәһәр-районнарга йөреп эшлиләр. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 март саныннан укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фоттосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев