Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым тарихы

Уйдырмалар белән тулмасын

Була шундый кешеләр: профессиональ тарихчылар да түгел, ә шушы җирнең, анда яшәгән кешеләрнең, нәселләрнең тарихын хәтерләрендә саклыйлар, өйрәнәләр, язмалар алып баралар.

Игенче, терлекче, гади эш кешеләре. Тик бу белемнәр, вакытында җыелмагач, югала. Менә Гандәлифә әбинең дә Мөслим турында ничә еллар алып барган язмаларын үзенең вафатыннан соң таба алмыйм.

Шактый өлкән яшьтәге кешеләр озын-озак ялыктыргыч репетицияләргә, тренировкаларга, ярышларга йөриләр. Бәлки, аларны тарихи тематикадагы кич утыруларга җыярга кирәктер? Кайчак­та “Хәтерем юк, берни белмим” дигән кешеләрдән дә, сүз иярә сүз чыгып, әллә нинди гыйбрәтле хәлләр ишетәсең бит. Хәтер шулай туган җирнең, халыкның, нәселнең тарихын искә төшерә. Авылларның мәгънә, фикер, акыл тулы элекке кич утыруларын телсез, уйсыз, бер максатсыз озаклап телевизор кар­шында утырулар алыштырды. Шуны таш­лап, сүз, фикер уртаклашып, ипләп кенә сөйләшеп утыруга ни җитә? Матур, шома да сөйләмә, җайга салып, матур итеп язу­чылар табылыр иде әле. Тарих турын­да сүз чыкканда иң мөһим мәсьәлә итеп шәҗәрә төзүне куялар. Бу – үз нәселең өчен эшләнә торган, бик мәшәкатьле, һәркем дә күтәрә алмаслык шактый зур чыгымнар сорый торган эш. Авыл кешесенең, акча түгеп, әллә кайларда­гы архивларда йөрергә хәленнән килми. Шәҗәрә агачына, аның яфраклары бу­лып, бу нәсел кешеләренең генә исемнәре эленә, аларның үзләре, алар яшәгән җир, чор турында бернинди информация дә бирелми. Әгәр дә бу агачның бер генә яф­рагы – бер кеше турында язарга алынсаң да, китап чыгар иде. Шәҗәрә алар ту­рында сөйләми, ә китап сөйли. Мин үзем нәсел шәҗәрәсенә караганда туган җир, авыл, нәсел тарихын җыюны артыграк күрәм.

Кайчакта Мөслим тарихыннан дөреслеккә туры килмәгән нәрсәләр ишетәм, укыйм да хәйран калам: нигә белмәгәнне, чынлыгын ачыклап бетермичә, сөйләргә, язарга? Берничә авторның ялгышы белән Мөслимнең Хәсәнша бай салдырган мәдрәсәсе Ка­заннан Галикәев бае салган мәдрәсә бу­лып йөри башлады бит, Хәсәнша бай исеме төшеп калды. Казаннан берту­ган Галикәевлар, чынлап та, татар авыл­ларында мәчет, мәдрәсәләр салып йөргәннәр. Тик үз акчаларына түгел, ә аларны салдыручы байларның акчасы­на. Гандәлифә абыстай Галикәевләрның берсенең аларның Туйгельде авылын­да яшәгән кардәшләренең кияве булга­нын ишеткәнен сөйләгән иде. Менә, үзе белгән кебек кыланып, әйтмәде бит, “ки­яве иде”, дип, кешеләрдән ишеткәнен әйтә. Мәгънәле кеше шулай эшли.

Бервакыт мин: “Бакча урамының исеме каян чыккандыр, анда бакча юк иде”, – дидем. Бер кеше миңа, бик ыша­нып: “Ул урамның ветстанция ягы ба­шында колхоз бакчасы булган, шуңа аны “Бакча урамы” дип атаганнар”, – диде. Бу урамның башында, урам аша чыгып, ве­теринария станциясе, аның каралтыла­ры, дәвалауга алынган терлекләргә то­раклар, атлар өйрәтү мәйданы булга­нын хәтерлим, тик бакча юк иде. Чир­ли башласалар, кәҗә-сарыкларны әни белән икәүләп шунда алып бара идек. Үсмер чакта урамнан кәҗә җитәкләп бару бер дә рәхәт түгел иде. “Путиловец” (соңрак – Киров исемендәге, “Чулпан”) колхозының җиләк-җимеш бакчасы ын­дыр табагы янында, Тукай урамында бу­лып, ул 60нчы елларга ташландык хәлгә калды. Хәзер анда торак йортлар уты­ра. Яшелчә бакчасы Түбән болында, Пи­труш күле белән Ык елгасы тирәсендә урнашкан иде. Анда да хәзер йорт­лар салганнар. Яшелчәләргә суны атлы мичкәләрдә Ыктан ташып сипкәннәрен хәтерлим. Эт тыкрыгында Фазлыев Сәет абзый белән Тәзкирә апа ихатала­ры арасында тар гына тыкрык булып, бакчага шуннан төшеп йөргәннәр. Мин моны хәтерләмим, әмма хәтерләүче олы кешеләр исән. Хәзер бу тыкрык юк. Бала чакларда кызлар, малайлар бакчага кы­ярга төшә идек. Тик тыкрык яклап түгел, я әрәмә, я Ык яклап. Соңрак безнең Ык ягы юлына җәмәгать мунчасы салган­нар кебек исемдә калган. Аны салганда без бакча басу яшеннән узган идек инде. Хәзер бу мунча юк.

Авыллар тарихының зур казаныш­ларга, төрле вакыйгаларга, хезмәт ба­тырлыкларына чиксез бай иң кызыклы чоры, минемчә, 1930 елларда колхоз­лар һәм район оешканнан алып, 1990 елларда колхозлар таралганчыга кадәр араны алган 60 ел. Утызынчы еллар­га кадәр ялгыз хуҗалыклар чоры иде, 1990 елларда колхозлар таралып, ялгыз хуҗалыклар кабаттан туды. Авыл ке­шесе, пай җиренә бирелгән кәгазен то­тып, эшсез, атсыз, техникасыз, ашлама­сыз, чәчү орлыксыз, кабат ялгыз калды. Колхозлашу елларында агитбригада­ларны “җанлы гәҗит” дип йөргәннәр. Минем әни “җанлы гәҗит” реперту­арыннан байтак шигырьләр, җырлар хәтерли иде. Шул җырларның берсендә, “ялгыз тормыш тормышмыни, тор­мыш бергәләп була”, дип җырлана. Менә шул, яңа заман ялгыз крестьян эшеннән бизгән авыл кешесенә барын да чагыштырып карарга мөмкинлек бирде. Ялгыз башың 6-9 гектар җирне көрәк белән казып булмый. Кирәк иде­ме меңәрләгән гектар күмәк җиргә, хисапсыз-сансыз күмәк байлыкка хуҗа булган колхозчыга бер буш кәгазь кисәге?! Алучы булганда җирне арзан­га булса да арендага биреп була, җир хуҗасы үзе беркемгә дә кирәк түгел. Фермерлар авылның бөтен кешесен дә эшле итә алмый, кечкенә булса да, кол­хозлар да кирәк. Киләчәк буыннарга гыйбрәт булып калсын өчен менә шул чорларны язарга иде.

Һәр авылның үз тарихы. Тормышның матур да, бик матур булмаган якла­ры да, кызык-кызганычлары да күп. Гомеребездә авылларыбызның бик күп кызыклы кешеләрен дә, мәзәк кешеләрен дә күрдек, нинди генә вакыйгаларның шаһиты булмадык. Алар барысы да туган төбәк тарихын­да үз урыннарын алырга тиеш. Төбәк тарихын ялгыз түгел, бер-береңне ту­лыландырып, төзәтеп, күмәк язу от­ышлы, чөнки һәркемнең үз ялгы­шы. Хәтта гаилә, нәсел тарихын да ял­гыз гына язып булмый. Кемнәр белән генә сөйләшмисең, киңәшмисең, ял­гышларны кат-кат төзәтәсең. Ялгыз авторларның ашык-пошык язып ба­стырган китабы авылларның кай ягын гына чагылдырыр икән? Тарих уйдыр­малар белән тулмасын, язмалар мөмкин кадәр төгәл булсын өчен аларны авыл кешеләренең, үзара киңәшеп, үзләре язуы әһәмиятле. Шуның өчен дә кирәк иде тарихи җыелып утыруларны оеш­тыру. Ягъни профессиональ гына түгел, һәвәскәр тарихчылар клубларын да бул­дыру.

Разия Гыйлаҗина, Мөслим

Рәсемдә: Мөслимнең Мәҗит Гафури урамы 1960 елларда.

Фото – Туган як музееннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев