Тал-тирәкле Чакмагым
Кече авылларның берсе булган Иске Чакмакта бүген 60лап кеше яши.
Метрәй авыл җирлегенә керүче Иске Чакмак авылы Ык елгасы ярына урнашкан. 2000 елларда да авылда 100дән артык хуҗалык исәпләнеп, башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, кибет эшләде. Авыл халкы терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнде.
Иске Чакмак авылына нигез XVIII гасырда салынган. Авылның өлкән кешеләре сөйләве буенча торак пунктка нигезне Батыргали һәм Тукмакгали исемле кешеләр салган. Мадъяр һәм Әшрәп исемле туганнар нигез салган дигән мәгълүмат та бар.
1931 елда авылда күмәк хуҗалык төзелә, аңа “Биектау” исеме бирелә. 1950 елларда “Биектау” колхозы Фрунзе исемендәге колхоз (Салауз-Мухан авылы) белән берләшә. Соңрак бүлекчә “Үзәк” совхозына кушыла.
– Бүгенге көндә Иске Чакмак авылында социаль-мәдәни объектлар юк. Авылда 24 хуҗалык исәпләнә һәм 60лап кеше яши, – ди Метрәй авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәлия Шакирова. – Авылда яшәүче Җиһангировлар, Абдуллиннар, Сәхәбиевләр, Минһаҗевләр һәм Шәйхулловлар гаиләләре күпләп терлек асрый, кош-корт үстерә, умарталар тота. Иске Чакмакта 30дан артык савым сыеры исәпләнә, ике дистәдән артык мөгезле эре терлек бар. Авыл халкы бердәм, тату гомер итә.
Иске Чакмактагы элеккеге ферма торакларында фермер Ирек Хәмәдишин казлар, тавыклар үстерә. Авыл халкының пай җирләре “Исламов” фермер хуҗалыгына тапшырылган.
Иске Чакмак башлангыч мәктәбендә 37 ел балаларга белем һәм тәрбия биргән Нурия Шәрифуллина авылның иң матур җирдә урнашуын билгеләп үтте.
– Авылда башлангыч мәктәп 2013 елда эшләүдән туктады. Аңа кадәр 1-3 сыйныфларда дистәгә якын бала белем алды. Бүген авылда башлангыч сыйныфларда укырлык балалар юк. Мәктәп бинасы буш тора, – ди Нурия апа. – Авылыбыз бик матур җиргә урнашкан. Табигать яратучы кеше буларак, минем өчен һәр ел фасылы үзенчә матур. Җәйге чорда Иске Чакмакның гүзәллеген аңлатып бетереп булмый, килеп күрергә кирәк. Ык елгасы буенда нинди генә кошлар сайрамый! Бөдрә таллар ышыгында яшибез.
Авыл халкы кибет булмауга да ияләшкән. Шәхси эшмәкәрләрләр ике көнгә бер, кайчак көн саен авылга продукция һәм башка кирәк-ярак алып килә. Ипие дә, алып килгән башка продукция дә һәрвакыт яңа, сыйфатлы була, ди авыл халкы. Район үзәгенә йөреп эшләүчеләр, өлкән яшьтәгеләрнең балалары да кирәк-яракны алып кайта.
Авылда ФАП юк. Әмма дүрт дистә елдан артык шәфкать туташы булып эшләүче Сирена Минһаҗева әле дә һөнәренә тугрылыклы булып, авылдашларына хезмәт итә.
– Мин эшли башлаган чорда Иске Чакмакта 200гә якын кеше яши иде. Авыл халкы бик актив, яшьләр дә байтак иде. Бүген күпчелекне өлкәннәр һәм урта буын тәшкил итә. Авылдашлар белән аңлашып, үзара дус һәм тату яшибез. Шөкер, авылда терлек тотучы гаиләләр бар әле. Бер-беребезнең шатлыгына сөенеп, ярдәмләшеп гомер итәбез, – ди Сирена апа.
Иске Чакмак авылында инде дистә елдан артык Сабантуй узганы юк иде. Быел биредә Сабантуй оештырылды. Чараның төп оештыручысы – шушы авылда туып үсеп, Мөслим авылында яшәүче Шәрипҗан Мәрдәншин.
– Ел башында мессенджерларда Иске Чакмак авылы төркемен ясадык. Төркемгә авылда һәм читтә яшәүче 80нән артык кеше язылды, – ди Шәрипҗан абый. – Авылдашларыбыз Сабантуй үткәрергә тәкъдим итте. Финанс ярдәмен күрсәтүчеләр дә күп булды. Иске Чакмак территориясендә эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Илгиз Исламов һәм Ирек Хәмәлдишин, район үзәгендә эшләүче эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәтте. Авылдашларның һәркайсы мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итте. Әзерлек эшләрен улыбыз Рамил, кызыбыз Язилә гаиләләре белән бергәләп алып бардык. Бәйрәм бик матур, күңелле узды. Җәй көне очрашу да үткәрергә ниятлибез.
Искечакмаклылар авылда яшәүнең тәмен белеп, матур итеп гомер итә. Кышын аклыкка, көзен алтын төсләргә төренүче авыл, җәй җиткәч сандугачлар җырына күмелеп, бөдрә таллар ышыгында көн күрә. Олы авылларның да барысында да күренмәгән сыер-сарык көтүе дә чыга Иске Чакмакта. Хәзер малларны электрон көтүче көтә. XVIII гасырларда ук нигез салынган Иске Чакмак авылы шул рәвешле яшәвен дәвам итә.
Фото – Мөслим-инфрм архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев