Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Авылым тарихы

Сөям сине, Сөякәй

Сөякәй авылының исеме “сөю” сүзеннән алынган

Октябрь авыл җирлеге составына керүче Сөякәй авылы район үзәгеннән көнчыгышка таба 34 километр ераклыкта Калмыя елгасы буена урнашкан. Авыл турындагы беренче мәгълүмат 1795 елга карый. Сөякәйлеләр гомер-гомергә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән.

Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, 1861 елга кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннарына, башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә бүленгән. 1870 елгы мәгълүматлар авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне эшләве турында сөйли. XX гасыр башында авыл общинасының җир иманасы 1467,5 дисәтинә тәшкил итә.

1859нчы елның 12 февралендәге ревизия вакытында авылда 33 хуҗалык исәпләнгән, шулардан өчесе – типтәрләр, утызы башкортлар булган. Авылда унтер-офицер Фәтхулла Гобәев, үрәтник Имәнгол Исмәгыйлев, указлы мулла Мостафа Яркәев яшәгән.

1991 елда авыл – “Салкын чишмә” колхозы, 1995 елда “Игенче” күмәк хуҗалыгы, 1999 елда – ачык типтагы “Вамин-Татарстан” акционерлык җәмгыяте, 2016 елда җаваплылыгы чикләнгән “Ык” агрофирмасы” җәмгыяте составына керә. 2019 елдан бу территориядә “Август-Мөслим” агрофирмасы эшли башлады.

Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов билгеләп үткәнчә, Сөякәй авылында иң күп кеше яшәгән ел 1913 елга туры килә. Бу чорда авылда ир-ат җенесеннән булган 645 кеше яши.

– Бүгенге көндә авылда 32 хуҗалык исәпләнә, 64 кеше гомер итә, – ди җирлек башлыгы. – Авылда мәктәп яшендәге өч бала бар, алар Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенә йөреп укыйлар. Укучыларны автобус йөртә. Студентлар да бар авылда, алар – би-шәү. Сөякәй авылында өч тыл ветераны яши. Эш яшендәгеләрнең күпчелеге “Август-Мөслим” агрофирмасында, бюджет оешмаларында хезмәт куя.

Сөякәйлеләр бүген дә ихаталарында кош-корт үрчетеп, терлек асрап көн күрәләр. Авылда 30лап мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 15е – савым сыерлары. Көтү дә чыга. Заманнан калышмыйлар: электрон көтүче ясаганнар. Умарталар тотучы хуҗалыклар да бар.

Бүгенге көндә авылда мәктәп, кибет юк. Халык кибеткә күрше Бәкәбез авылына йөри. Кирәк булса, кибет хуҗасы үзе дә Сөякәйгә товар алып килеп сата. Атнага берничә тапкыр автокибетләр дә килә. Продукция, кирәкле товар алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кибетләр эшчәнлегеннән авыл халкы бик канәгать.

Сөякәй авылыннан өч егет: Салават Майоров, Илфар Сәлахов һәм Тимур Әхмәтов махсус хәрби операциягә киткән. Авылдашлары егетләрне онытмыйлар, ярдәм оештырып, күчтәнәчләр һәм башка кирәк-яракларны җибәреп торалар.

Сөякәй клубы мөдире Гөлназ Зиннәтуллина да авыл халкының бердәм булуын һәм дус яшәвен билгеләп үтте.

– Шөкер, авылыбыз кечкенә булса да, рәхәт яшибез! Матур яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әле узган ел гына су башнясы алыштырылды. Авылдашыбыз Хәләф абый Мәҗитов инде күп еллар элек чишмә ясаган иде, бүген аның суын бөтен авыл халкы куллана. Чишмә суы башняга җыела һәм хуҗалыкларга бирелә. Җәйге чорда ул кайвакыт кими, мондый вакытта авылга су башня насосы ярдәмендә бирелә. Зират коймасын яңарту, корыган агачларны кисү буенча узган ел зур эш башладык. Авылдашлар һәм тамырлары белән Сөякәйгә тоташкан якташлар акча җыеп, зират коймасын тулысынча алыштыру өчен кирәкле материаллар алдык. Социаль челтәрләрдә авылыбызның үз аккаунты бар. Зиратта өмә оештырсак та, авылда күләмле эш башкарсак та, мәдәни чаралар үткәрсәк тә, шушы төркемгә язабыз. Шөкер, авылдашлар беркайчан да бер эштән дә читтә калмыйлар, һәркайсында актив катнашып, ярдәм күрсәтәләр, – ди Гөлназ Зиннәтуллина.

Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов авылны игътибар үзәгендә тота. “Су белән дә, юллар белән дә өзеклекләр булганы юк. Проблемалар булганда, җирлек башлыгы мәсьәләне тиз арада хәл итә”, – диләр сөякәйлеләр. Бүген урамнарда утлар янса, су булса, юллар торышы канәгатьләндерсә, калганын авыл халкы үз көче белән булдыра. “Авылыбыз яши әле, авылдашларыбыз бик булган безнең!” – ди сөякәйлеләр.

Һәр авылның үз йөзе, үз йолалары һәм хезмәт сөюче кешеләре бар. Шуңа һәркемгә туган авылы кадерле һәм якындыр инде ул. Сөякәйлеләр дә авылларын төзекләндереп, аны саклап матур гомер итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев