Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым тарихы

Симәк

Симәк – Мөшеге елгасы бассей­нында урнашкан авыл. Мөслим авылыннан 24 км ераклыкта ур­нашкан. 1701 елдан билгеле.

 Симәк авылына Казан һәм Мамадыш өязләреннән чыккан татарлар нигез салган. ХVIII-ХIХ гасырның беренче яртысында авыл хал­кы башкорт-вотчинниклар һәм типтәрләргә караган. Бу чорда ха­лык башлыча игенчелек һәм тер­лекчелек белән шөгыльләнгән, умартачылык киң таралган бул­ган. 1870 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, авылда мәчет (1906 елда искесе урынына яңа мәчет төзелә), мәдрәсә (биналары 1894 һәм 1906 елларда төзелә), мәктәп, су тегермәне эшли. Егерменче га­сыр башында общинаның җире 1531,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Симәк авы­лы Уфа губернасы Минзәлә өязе Пучы волостенә керә. 1920 ел­дан – ТАССРның Минзәлә канто­ны составында. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим районы, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйн­варыннан – Мөслим районы со­ставында. Бүгенге көндә – Симәк авыл җирлеге үзәге.

1929 елда авылда “Венера” колхозына нигез салына (берен­че рәисе – И. Сабиров). 1934 елда авылда трахомага каршы көрәш пункты эшли. Халык бу чорда тер­лекчелек белән шөгыльләнә.

1959 елда “Мәгариф” колхо­зы (Елгабаш авылы) белән шул исемдә берләштерелә. 1961 елда берләштерелгән “Алга” колхозы со­ставына керә. 1994 елдан – “Алга” коллектив предприятиесендә.

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла (элеккеге мәчет бинасында). 1936 елда мәктәп җидееллыкка әйләнә. Шул ук елны яңа бина да салына. 1970 елда урта мәктәп бу­ларак эшли башлый. 1986 елдан – тулы булмаган урта, 2017 елдан ка­бат башлангыч мәктәп булып кала.

Мәктәптә туган як музее эшли. Авылда балалар бакчасы (1985 ел­дан; 2009 елдан – мәктәп бинасын­да), мәдәният йорты (1977 елда яңа бинасы салына), китапханә (1978 ел; мәдәният йортында урнашкан), фельдшер-акушерлык пункты, “Сөймәк” мәчете (2003 ел) эшли.

Мәдәният йорты каршында “Әйлән-бәйлән” хор коллективы (2010 ел), “Сәйлән” хореография коллективы (2010 ел), “Илһам” те­атр коллективы (2011 ел) эшли.

1816 елда Симәктә 82 ир-ат исәпләнә. 1920 ел мәгълүматларыннан күренгәнчә авылда 734 кеше яши, 1938 елда – 743, 1949 елда – 441, 1970 елда – 353, 2002 елда – 269 кеше яши. 2017 елның әлеге күрсәткече – 211 кеше.

Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев