Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым тарихы

Салауз-Мухан

Салауз-Мухан авылы Ык елгасына урнашкан. Мөслимнән көньяк-көнчыгышка таба 7 км ераклыкта. 1701 елдан Салаус авылы буларак билгеле. XVIII-XIX гасырларда халкы башкортвотчинникларга һәм типтәрләргә караган.

Бу чорда авыл кешеләре күпчелек игенчелек һәм терлекчелек, чабата үрү белән шөгыльләнгән, читкә китеп, сезонлы эшләр башкарган. 1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда – мәчет, су тегермәне, ХХ гасыр башында мәчет, хатынкызлар мәдрәсәсе (1911 ел), мәктәп, су тегермәне эшләгән.

Бу чорда авыл общинасының имана җире 1656,5 дисәтинә тәшкил иткән. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан – Мөслим районы составында. Хәзерге вакытта Метрәй авыл җирлегенә керә. 1929 елда авылда “Фордзон” колхозы оештырыла. 1932 елда ул Фрунзе исемен йөртә башлый. 1954 елда “Биектау” колхозы (Иске Чакмак авылы) белән берләшә. Яңа хуҗалык Фрунзе исемендә кала. 1958 елда бу колхоз составына “Үрнәк” колхозы (Үрнәк авылы) да кушыла. 1971 елда хуҗалык “Үзәк” совхозы дип атала башлый. 1991 елда “Биектау” хуҗалыгы булып аерылып чыга. 2000 елдан – “Мухан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Аннан соң – җаваплылыгы чикләнгән “СалаузМухан” җәмгыяте. Авыл халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли, игенчелек, итсөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1989 ел), балалар бакчасы (1981 ел, 2014 елдан – мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1975 елда яңа бина салына), китапханә (1946 ел, мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, “Сафа” мәчете (2011 ел) эшли. Мәдәният йорты каршында “Сәйдәш” хореография коллективы (2011 елдан), “Сәйлән” хор коллективы (2011 елдан), “Нур” театр коллективы (2011 елдан) эшли. “Үзәкәй” чишмәсе төзекләндерелә. Авыл янында археология һәйкәле – Салауз-Мухан авылы урыны (пьянобор культурасы) табыла. Авылның күренекле кешеләре арасында партия һәм хуҗалык хезмәткәре, фронтовик, республиканың атказанган азык индустриясе хезмәткәре, Чистай ликер-аракы заводы директоры (1963-2002), Кызыл Йолдыз, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры Имам Гыймаев та (1918- 2003) бар. 1816 елда авылда ир-атлардан 88 кеше исәпләнгән. 1870 елда – 446, 1920 елда 1026 кеше яшәгән. Шуннан соң халык санының кимүе күзәтелеп, 1949 елда – 663 кеше исәпләнгән. 1970 елда янә арту күзәтелгән – 864 кеше. Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА алып бара.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев