Пугачев явында катнашкан авыл
Тугаш авылының тарихы 1735 елга барып тоташа
Аңа шушы җиргә килеп төпләнгән мишәр татарлары нигез сала.
Тугаш авылы район үзәгеннән 19 километр ераклыкта Ык елгасы буена урнашкан. 1861 елга кадәр авыл халкы мишәр һәм типтәр катлауларына кергән. Бу чорда халыкның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек һәм таш чыгару булган. 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышы вакытында авыл халкы Е.Пугачев ягында актив көрәшә. Авылда 500дән артык кешедән торган отряд оештырыла.
XX йөз башында Тугашта мәчет, мәктәп, су тегермәне, икмәк саклау-сату һәм бакалея кибетләре эшли. 2021 елда тугашлылар авылның 265 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге чарада катнашкан Раушания Шәяхмәтова-Кыяметдинова, әтисе сөйләгәннәрне искә алып, болай дип язган:
– 1773-1775 елларда булган Пугачев явына сугышка ярарлык 500 ир кеше биргән авыл бик зур булырга тиеш. Авылыбыз 1756 елда оешкан, дисәк, бунт башланганда унҗиде ел гына яшәгән авыл берничек тә 500 сугышчы бирә алмый. Авыл янында Пугачев тавы дип аталучы тау бар. 1996 елда Түбән Камада Мөслим якташлар җәмгыяте оештырылды. Шунда берничә зыялы якташыбыз Мөслимнең иң борынгы авылларын атады. Алар арасында Тугаш та бар. Димәк, авылыбызның әле бүгенге көнгә кадәр ачылып һәм өйрәнелеп бетмәгән тарихи истәлекләре бихисап.
Ул Тугаш авылы тирәсендә борынгы каберлекләрнең булуын да билгеләп үтә. Әмма, ни кызганыч, каберлекләр өйрәнелми калган. Бәлки, киләчәктә тарихчылар, археологлар бу урыннарны өйрәнеп, Тугаш хакында яңа тарихи чынбарлык ачыкланыр.
1929 елда авылда “Юлдаш” колхозы оештырыла, бер елдан соң аның составына “Спартак” (Кызылъяр поселогы) да керә. 1951 елда хуҗалык – берләштерелгән “Ык” колхозы, 1958 елда берничә авылны берләштерүче М.Вахитов исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 2003 елда әлеге территориядә “Туган як” агрофирмасы оеша.
Тугаш авылы Түбән Табын авыл җирлегенә керә.
– Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Тугаш авылында иң күп халык яшәгән чор 1920 елга туры килә. Бу вакытта Тугашта 1063 кеше яшәве билгеле, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов. – Бүгенге көндә авылда 94 хуҗалык исәпләнеп, 130га якын кеше гомер итә. Авыл халкына мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә хезмәт күрсәтә. Халык терлек, кош-корт үстереп яши. “Шиһапов” фермер хуҗалыгы, күпләп казлар үстерүче Мәхүбрахманов, Шиһапов, Хафизов, Мөхәмәдишина гаиләләре бар. Тугашлылар бердәм, бик дус. Авыл юллары төзек, зиратны да тәртиптә тотабыз.



Мәдәният йорты каршында “Яшь йөрәкләр” театр коллективы эшли. Коллектив ел саен берсеннән-берсе кызыклы һәм гыйбрәтле сәхнә әсәрләре белән сөендерә. Мәдәният йортында эшләүче Флүрә һәм Радик Мәхүбрахмановлар һәрвакыт иҗади эзләнүдә булып, авыл халкының ялын файдалы һәм матур үткәрү өчен көчләрен кызганмыйлар: кичәләр, концертлар, очрашулар үткәрәләр.
Авыл хуҗалыгында ике дистә елдан артык ясалма орлыкландыру технигы булып хезмәт куйган Гөлсинә Муллагалиева авыл халкының бик тырыш һәм матур яшәвен билгеләп үтте.
– Авылыбызда кибет булмаса да, ике көн саен автокибет килә, продукцияләре сыйфатлы. Авылыбызда терлекләр бетмәде әле, көтүгә сиксәнләп сыер чыга, диләр. Халык тырышып көн күрә. Шөкер, мәчетебез дә эшләп тора. Җомга намазларында да, башка көннәрдә дә авылга азан тавышы тарала. Мәктәптә укучы балалар да бар әле, аларны Мөслимгә автобус йөртә, – ди Гөлсинә апа.
Тугашлылар гореф-гадәтләрне саклап, аларны бүгенге матур гадәтләр белән тулыландырып яши. Авыл анда гомер итүче тырыш, хезмәт сөюче халкы белән матур шул.
Фото – Рөстәм Кыяметдиновның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев