Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым тарихы

Өч авылга бер сукмак

Районыбызда табигатьнең иң матур җиренә: чишмәләргә, җиләкгөмбәләргә бай урманнарга, чәчәкле аланнарга бай авыллар байтак

Шулар арасында иң серлеләре – Татар Смыловкасы, Иске Смыловка һәм Островка авыллары.

Татар Смыловкасы – арада иң өлкәнедер, мөгаен. Авылга XIX йөздә нигез салына. Революциягә кадәр ул Яңа Смыловка буларак телгә алына, анда яшәүчеләр дәүләт крестьяннары катлавына керә. Халыкның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек, балта эше һәм чабата үрү була. 1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда поташ заводы, тимерче алачыгы эшли. 1970 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп була. Соңрак ул тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2012 елда ябыла.

Иске Смыловка авылы (Рус Смыловкасы) ХVIII гасырның 70нче елларыннан билгеле. Аңа Казан губернасының шул исемдәге авылыннан күчеп килүчеләр нигез салган. 1870 елгы тарихи материаллардан күренгәнчә, ул вакытта Иске Смыловкада 36 хуҗалык исәпләнеп, 210 кеше яшәгән. Авылда су тегермәне эшләгән. Халык игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән, чабата үреп, чана ясап, күн аяк киеме тегеп көн күргән.

Островка авылына 1920 елда нигез салынган. Ул район үзәгеннән 18 километр ераклыкта урнашкан.

Бүген әлеге авылларда мәктәп тә, кибет тә, гомумән, халыкка хезмәт күрсәтүче бер учреждение дә юк.

– Әлеге авыллар Рус Шуган авыл җирлегенә керә. Бүген Татар Смыловкасы, Иске Смыловка һәм Островка авылларында 15 хуҗалыкта 23 кеше гомер итә, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Иске Смыловкада яшәүче Земфира һәм Владимир Усковлар – шушы өч авылны яшәтүчеләр, аларда гомер итүче өлкәннәрнең хәлләрен белешеп, гозер-мөрәҗәгатьләрен тыңлаучылар. Авылларга газ кертү, юлларны ремонтлау мәсьәләләре белән республика җитәкчелегенә кадәр барып җитте алар. Шөкер, бүген өч авылга да газ кергән, юллар бар. – Бүген авылда кибет тә, мәктәп-клуб та юк. Мөслим күперендә ремонт башлангач, күчмә кибетләр сирәк килә, әмма кирәкле бөтен төр продукцияне, көнкүреш кирәк-яракларын алып киләләр. Авылда социаль хезмәткәр һәм шәфкать туташы эшли. Юллар кышкы чорда чистартыла. Авылыбызның табигате искиткеч: нинди генә матур урыннар юк! Җәй җитсә, җиләккә, гөмбәгә килүчеләр күп. Тәмле сулы чишмәбез дә бар, шуңа китәсебез килми, – ди Земфира Ускова.

Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев