Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым тарихы

Мөслим авылы мәчетләре

Җирлегебездә федераль һәм республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән тарихи объектлар шактый. Алар арасында Тойгелде авылы мәчете һәм Мөслим мәдрәсәсе дә бар.

Мөслим мәчетләре

Татар халкына белем һәм тәрбия бирүдә мәчет-мәдрәсәләрнең роле гаять зур булган. Мөслим авылында Октябрь революциясенә кадәр өч мәчет эшләгән. Бүгенге көндә аларның биналары булмаса да, Мөслим мәчетләренең тарихы күпләр өчен кызыклы булыр.

Беренче үзәк җәмигъ мәчете – хәзерге Кооператив һәм М.Гафури урамнары чатында, икенчесе – М.Гафури һәм Банк урамнары кисешкән почмакта (халыкта Яшел мәчет дип йөртелгән), ә өченчесе Кооператив һәм Пушкин урамнары почмагында урнашкан булган. 

Беренче мәчетне ачарга рөхсәт 1859нчы елның 31 декабрендә губернаторның 8023 санлы фәрманы белән бирелә. Ул вакытта Мөслимдә 412 ир-ат, 318 хатын-кыз яшәгән. Мәчеттә имам вазыйфасын 71 яшьлек Әхмәтхатыйп Шәмгун улы башкарган (Метрическая книга Уфимской губернии Мензелинского уезда, д.Муслюмово к 1 мечети на 1900 г. Из Оренбургского Могаметанского собрания IV. 1056). 

Калган ике мәчетнең төзелү вакытлары билгеле түгел. Икенче мәчеткә мөәзин итеп 1910нчы елның 11 гыйварында Мөхәммәтнәҗип Нәбиулла улы билгеләнүе хакында Диния нәзарәте чыгарган “Мәгълүмате мөхкәмәге тәргыя Оренбургия” журналының 1910нчы ел, 46нчы санындагы рәсми бүлектә хәбәр ителә. Бүгенге көндә Бәләкәй мәчетнең келәте сакланып калган. 

Кооператив урамындагы мәчет (ул “Кара мәчет” дип аталган), Мөслимгә гел язгы ташу сулары кергәнгә күрә, бер метр биеклектәге фундамент өстенә салынган. Нарат бүрәнәләрне кыш көне Яр Чаллы урманыннан ат белән ташыганнар. 

Узган гасырның туксанынчы елларында Мөслимдә мәчет төзү эшләрен башлап йөргән Мансур Сабировның энесенең кызы Зөһрә Сабирова сөйләгәннәргә караганда, Бакча һәм М.Гафури урамнары кисешкән урыннан үткән саен, Мансур ага: “Бу урында Бәләкәй (кече) мәчет булган”, – дияргә яраткан. Аның келәте бүгенге көнгә кадәр сакланган. Бу урынга 1970 елларда төпләнеп утырган кеше әлеге нигез турында бернәрсә дә белми. Ни генә булмасын, халык телендә “Мөслимдә дүрт мәхәллә булып, һәрберсенең үз мәчете бар иде” дигән сүзләр әле һаман да йөри. Районның элеккеге имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов бер мәчетнең бинасы башка урынга күчереп салынуы турында ишеткәнен әйтә. Шулай булгач, мәчет салынган урынның – дүртәү, ә бинасы өчәү генә булуы ихтимал. 

Революциядән соң бөтен мәчетләрнең манараларын кискәннәр. Кара мәчетнең манарасын кисәргә Сал. Мухан авылыннан ике кешене махсус китерткәннәр. Соңыннан мәчет манараларын кискән бу кешеләр фаҗигале төстә вафат булганнар. 

Совет чорында дин әһелләренең язмышы

Совет хөкүмәте башлаган дингә каршы сәясәт аркасында мәчет-мәдрәсәләр тулысынча яшәүдән туктаган. Муллалар сөргенгә озатылган. Сиксәннән артык дин әһеле, үз эшеннән читләштерелеп, фаҗигале язмышка дучар ителгән. Күпләре Себергә, Архангельскига һәм башка җирләргә сөргенгә сөрелгән. Дини әдәбият та юк ителгән. Ләкин халыкта булган рухи хәзинә орлыклары бөтенләй юкка чыкмаган, өлкән буын кешеләрендә сакланып калган. Совет чорында авыл картлары җомга намазын төрле өйләрдә укыганнар. Намазга 14-16 кеше җыелган. 

1960-1970 елларда Мөслим авылында барлык дини йолаларны имам Габделбарый улы Сәйделабрар абый башкарган. Мәет озату, ясин чыгу, никах уку – барысы да аның өстендә була. Ләкин мәчет булмый. Ул 1905-1997 елларда яши. Сәйделабрар абыйның әнисе яклап та, әтисе яклап та гаиләсе бик дини булган. Әтисе Габделбарый мулла һәм әнисе Сабира абыстай яшьләргә дин сабагы укытканнар. Революциядән соң бар мөлкәтләрен салым түләү өчен тотарга мәҗбүр булганнар. Абыстайның әтисе җиткереп биргән йортны да тартып алып, торгта сатып җибәргәннәр. Каралты-курасыз ишегалдында бер мунча гына утырып кала. Шунда күчә әлеге гаилә. Габделбарый белән Сабира абыстай авылда иң хәерче кешеләр булган. Бер тәрәзәле бәләкәй генә мунчада унлап кеше яшәгән. Сәйделабрар абзый диннән баш тартмаган өчен төрмәдә утырган, 1952 елда кайткан. Төрмәдән кайткач, колхозда төрле эштә эшләгән. Догалар ятлап, ураза тотып яшәгән. Безгә боларны Сәйделабрар абыйның улы Хәмбәл абый сөйләде. 

Яңа мәчетләр тарихы

1989 елның сентябрендә Мөслимдә яңа мәчет төзелә башлый. Аны төзүдә унике ел имам-хатыйп вазыйфасын башкарган Мансур Сабиров башлап йөри. Ул Уфа Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин янына берничә тапкыр бара. Тәлгать Таҗетдин үзе дә, дүрт тапкыр килеп, эш барышы белән таныша, күрсәтмәләр бирә, мәчет төзелешенә 40 мең сум акча күчертә. Колхоз-совхозлар, оешма-редприятие коллективлары һәм гражданнар да акчалата ярдәм күрсәтә. “Маяк” колхозы бухгалтеры Григорий Кривошеев, иң беренче булып, мәчеткә 2500 сум акча күчерә. Мәчет белән янәшә генә яшәүче Анна Иванова, беренчеләрдән булып, 30 сум акча сала.

Мәчет төзү рәсми документларда ике фатирлы йорт буларак Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы планына кертелә, чөнки ул елларда мәчет төзү хакында сүз чыгарырга ярамаган. 1990нчы елның 20 декабрендә Аллаһ йорты рәсми төстә ачыла. Мөслим мәчете – республика авылларында иң беренче булып төзелгән дин йортларының берсе. 

Туган як музее фондыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев