Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым тарихы

Мәлләтамак – мәдәни мирас объекты

Мәлләтамак XIII торак урыны” Татарстанда ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертеләчәк.

Биредә I, IV, VII (неолит чоры), II (неолит, энеолит чоры), III, V, VI (бура мәдәнияте), I (Алтын Урда чорының Болгар һәйкәле, чиялек культурасы), III (Алтын Урда чорының Болгар һәйкәле), II, V, VII, Х (кушнаренко мәдәнияте), VI (чиялек мәдәнияте), VIII, IX (пьянобор мәдәнияте), XV-XVII гасырларга караган XI, XII һәм пьянобор мәдәниятенә караган Мәлләтамак (Нарат Асты) торак урыны археологик һәйкәлләре ачыкланган.

Археологлар Көнчыгыш Кама арты тарихын әле узган гасырның 60нчы елларда гына өйрәнә башлаган. Бу эш 1958 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, Тел, әдәбият һәм тарих институтының А.Х. Халиков, В.Ф. Генинг, Т.А. Хлебникова җитәкчелегендәге өч төркем Кама ярында Ык һәм Агыйдел елгалары тамагында зур разведка уздырганнан соң башлана.

1971 ел башында СССР Фәннәр академиясе археология институтының П.Старостин җитәкчелегендәге Түбән Кама археология экспедициясе (татар отряды) Нарат Асты авылы янында – Мәллә елгасы тамагына урнашкан Мәлләтамак каберлегендә казу эшләре үткәрә. Биредә б.э.к. III-II йөзләргә караган пьянобор культурасына караган 35 каберлек ачыла. Торак урыннарында таш баскычлы табыну корылмасы, төрле үлчәмдәге һәм тирәнлектәге чокырлар, бизәнү әйберләреннән – каптырмалар, чигә алкалары, мәрҗәннәр, эш коралларыннан – пычаклар, балталар, чакматашлар, сугыш коралларыннан хәнҗәр, сөңге һәм ук очлыклары табыла.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында укыгыз.

Фото Мөслим туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев