Киң күңелле кешеләр төбәге
Бүләк авылына бәйле истәлекләрем – кадерле ядкәр.
Дәвамы.
Бер көнне, Халит Сабиров белән очрашып, кыскача гына булса да, әңгәмә корып алдык. Шушы сөйләшүне райондашларына да тәкъдим итәргә булдым.
– Халит хәзрәт (ни өчен шулай эндәшкәнне соңрак аңларсыз), туып-үскән авылың Бүләк турында, нәсел-нәсәбең хакында әңгәмә корыйк әле.
– Бүләк авылы дөньяның бер оҗмах бакчасы кебек күңелдә яши. Авыл матур иде, табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан. Кешеләрендә аерым бер тәрбиялелек бар иде. Балачакны искә алам – авыл кешеләре үсеп килүче яшь буынга бер дә кимсетүле карашта булмадылар. Бер-берсен җәберләү, азып-тузып йөрү, көчсезләрне, ярдәмгә мохтаҗларны кыерсыту, үзара ызгышларны күргәнем булмады дисәм, дөрес булыр. Һәркемгә үз туган җире, авылдашлары якын, әмма, дөньяда бүген генә яшәмим, белеп әйтәм: мин әйткән сыйфатлар белән сирәк авыллар гына горурлана торгандыр. Ул авылның суыннан гына түгел, тирән тарихыннан ук килә булса кирәк. Бездә үз дәрәҗәсен белә торган халык яши.
Үзебезнең нәсел-нәсәпкә килсәк, әткәем – Заһир Сабир улы. Заһир гәрәпчә “ачык күңелле кеше” дигәнне аңлата. 1917нче елның 14 октябрендә элекке Калинин районының Бүләк авылында туган. Революция яшьтәше. Аның әткәсе Сабир гражданнар сугышында катнашкан булса кирәк, 1921 елда эзсез югала. Кайда ничек вафат булганы билгеле түгел, һәлак булган дип тә әйтәләр иде. Кем әйтмешли, мәхшәр елларның корбаны. Сабир бабайдан шактый тармаклы Сабировлар нәселе оеша башлый. Шул рәвешле, әткәй 4 яшьләр тирәсеннән ятим калган. Әткәйнең әнисе күрше Табанлы Күл авылыннан. Мөгаллимә исемле. Аның әткәсе мулла булган. Әби үзе дә укымышлы карчык иде.
Әнкәй Минзәлә өязенең Зөбәер авылында туып-үскән. Зөбәер дә Калинин районына керде, хәзер Актаныш районында. Әткәсе Гыйззәтулла Нигъмәтуллин авылда гына түгел, районда абруйлы кеше иде. 1936 елда Мәскәүгә, СССР күләмендә Колхозчыларның II съездында делегат булып катнаша. Мәскәүдән ул күкрәгенә Хезмәт Кызыл байрагы ордены тагып кайта. Ул чакта андый дәрәҗәле орденга Татарстан күләмендә сирәкләр генә ия булгандыр. Бу орденның тәртип саны – 1924. Шул чакларның истәлеге буларак делегатларның күмәк төшкән фотосы саклана. Кечкенә чакта Зөбәергә кунакка бара идек. Җитеш тормышлы, тырыш хезмәт кешесе иде бабам. Ул чакта да, хәер, хәзер дә, хөкүмәт бүләкләре болай гына тапшырылмый торгандыр. Бабайга колхозлашу чорында кулак ярлыгы тагып, йортларын тартып алганнар һәм колхоз идарәсе итеп (кәнсә, канцелярия дип йөртәләр иде), Усы авылына күчереп салганнар. Бабай гаиләсе белән мунчада яшәп калган. Ике атын, сыер-сарыкларын, авыл хуҗалыгы инвентарьларын колхозга алганнар. Тулы куәткә яшәгән хуҗалык бернәрсәсез калган. Ул дәвернең мәнсезлегенә һуш китәрлек. Бабай колхозга керә. Ул алдынгы терлекче булды һәм намаз иясе иде. Без инде яшь буын, пионерлар идек, үзләренә кунакка баргач, гел искәртеп тора иде: “Балалар, кемдер әйтә дип, Аллаһка каршы сүз сөйләп, тел тигезә күрмәгез. Имансыз кешенең бәхете булмый!”
1929-1930 елларда “Бүләк бул” колхозы оеша, әткәй, ятим бала буларак, 13 яшеннән колхозчы була, шунда яшьтән эшли башлый. 1938 елда армия сафларына алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Сугыш башлангач, аларны японнар һөҗүменнән саклану өчен тоталар, аннан японнарга каршы сугышта катнаша. Отделение командиры, старшина була. 1945 елның ноябрендә авылга кайта. 1947 елда әткәйне колхоз рәисе итеп билгелиләр. Бүләктән 212 кеше сугышка киткән, 100е һәлак була. Калган 100 ир-ат арасында офицерлар да, сержант, старшиналар да булгандыр, һәммәсендә Җиңү эйфориясе, “давай”лык җитәрлек. Колхоз сугыш чорында шактый бетәшкән, проблемалар баштан ашкан, барысын да хәл итәргә кирәк. Ул елларда кешеләр белән җитәкчелек итү җиңел булмагандыр. Әткәй ныклы, гадел, туры сүзле рәис булган, эше дә алга барган. Дөнья бит, кемгәдер ошап та бетмәгәндер, шулай да ул эшләгән чор кешеләреннән әткәй турында яман сүз ишетмәдем. “Бүләк бул” колхозының җире күп иде, 4 мең дисәтинә җире бар иде. Хрущев вакытында колхозларны эреләндерү башланды, биш авыл: Бүләк, Урәзмәт, Яңа Урәзмәт, Сикия, Мәсөготь Ленин исемендәге колхозга берләшәләр (соңрак ул Карл Маркс колхозы итеп үзгәртелә). “Бүләк бул” колхозы бетерелде, әткәй Бүләктә комплекслы бригада бригадиры итеп билгеләнде. Бүләк авылының чәчәк аткан чоры шушы елларга туры килә инде. 1958-1959 елларда Бүләк бригадасы районда иң күп иген суктырып алган. Бу тарихка кереп калган. 1958 елда әткәй – “Игенчелек буенча иң яхшы күрсәткеч”, 1959 елда “Терлекчелек буенча иң яхшы күрсәткеч” дигән Мактау грамоталары белән бүләкләнде, зур фотосы озак еллар Мактау тактасында торды. 1962 елда, чәчү тәмамланып, урып-җыюга әзерләнеп беткәч, әткәй, йорт саласым бар дип, райком рөхсәте белән, бригадирлыкны үзе яшьтән әзерләгән Мәхмүт абыйга тапшырып, эштән китте. Ул чакта яшьләрне үстерү программасы була, әткәй алга карап яши белә иде, яшь кадрлар үстерүгә нык игътибар бирде. Икенче елны озак еллар югары күрсәткечләргә ирешкән өчен дип, Бүләк бригадирына Ленин ордены кайтты. Райком орденны яшь бригадир Мәхмүт абыйга бирдертә. Әткәй, бердән, хезмәте бәяләнгәнен, икенчедән, яшьләрне үстерүгә керткән өлешен күреп, эчтән генә горурланып йөри иде. Ул чакта Хрущев илдә яшь кадрлар үстерү программасын гамәлгә кертә, Татарстанда Фикрат Табеев шушы программа җирлегендә күп яшь кадрларга юл ачуга булышлык күрсәтә. Ул үзе дә 30 яшьтән өлкә комитеты секретаре булып китә. Яшьләрне җитәкчелек эшенә тарту буенча авылларга конкрет бурычлар куела. Әткәй, яшь кадрлар буларак, Мәхмүт абыйны һәм Мирфәиз абый Галиевны зур хезмәткә әзерләде.
– Инде үзегезнең гаиләгез турында сөйләп китегез.
– Әткәй белән әнкәем Мәхтүмә Гыйззәтулла кызы сугыштан соңгы елларда кавышканнар. Без биш бала туганбыз. Беренче абыебыз тугач та вафат була. Дүрт малай үстек. Иң зурысы – Фирдәвил абый. Ул 2010 елны 60 яшендә вафат булды. Хатыны Фәдия белән ике кыз үстерделәр. Фирдәвил абый белемле төзүче, мастер булып эшләде. Түбән Каманы төзегән кешеләрнең берсе, зур хөрмәткә ия иде. Авылдашлар яхшы белә, без бер гаиләдән берьюлы дүрт бертуган студент булдык. Тарихта сирәк була торган хәл. Өчебез торып укыдык, олы абый читтән торып техникумда белем алды. Әткәй белән әнкәйгә җиңел булмагандыр, әмма алар безне укытырга, кеше итәргә тырыштылар.
Илгизәр абый 1951 елгы, 2023 елны вафат булды. Урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыды. Минзәлә районының Бикбау авылына тарих һәм татар теле, әдәбияты укытырга кайтты. Мәктәп коллективы, балалар, әти-әниләр аны бик хөрмәт иттеләр, бераз укыткач, райкомга эшкә алдылар. Берничә елдан аны Тукай районының Сәмәкәй авылына мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Тырыш хезмәте өчен ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау билгесе белән бүләкләнде. Соңрак гаиләсе белән Чаллыга күчте, ут сүндерү баллоннарын тутыру оешмасын җитәкләде. Үзгәртеп кору еллары җиткәч, “Якты юл” газетасында журналист, ЗЯБ бистәсендәге 4нче урта мәктәптә укытучы хезмәтләрен башкарды. Аннары дини күтәрелеш чоры килде, халык иманга кайта башлады. Илгизәр абый “Йолдыз” мәдрәсәсенең директоры итеп билгеләнде. “Ихлас” мәчетен төзүгә зур өлеш кертте. Ул киң белемле, масштаблы эшләрне башкарырга сәләтле иде. Озак та үтми аңа тагын җаваплы эш тапшырылды – КамАЗның Техник колледжына хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары итеп чакырдылар. Пенсиягә чыкканчы ул шунда эшләде.
Өченче абыем – Заһит, Авыл хуҗалыгы институның механика факультетын тәмамлады һәм, диплом алуга, Менделеевск районының Абалач авылына инженер-механик булып җибәрелде. Берничә елдан Түбән Камадагы “Сельхозтехника”га баш инженер итеп чакырылды. Техник училищеда директор урынбасары хезмәтен дә башкарды. Кайда эшләсә дә үзен компетентлы белгеч итеп танытты. Аны ихтирам итәләр иде. Авыл хуҗалыгында яңалыклар кертелә башлады, сугару системалары төзелә, белгечләр җитми. Заһит абыйны шушы эшне юлга салырга “Мелиорация” оешмасы җитәкчесе итеп куйдылар. Соңрак ул эшмәкәрлек хезмәтен башлап җибәрде, бүгенге көнгәчә эшен дәвам итә.
Төпчек малай булып мин туганмын. Медицина институтында белем алдым. Кечкенәдән тешләрем сызлады, җаныма тиде шул нәрсә. 6 сыйныфта укыганда ук үз-үземә сүз бирдем: мәктәпне тәмамлагач та теш табибына укыйм, бөтен кешеләрнең тешләрен дәвалыйм, дидем. Укыдым, озак еллар шушы белгечлек буенча эшлим, тик балачак ниятен генә тормышка ашыра алмыйм – теш авырту белән җәфаланучылар кимеми, һаман арта гына бара. Инде аңлый башладым: Аллаһның бер нигъмәте итеп кабул итәргә кирәктер авыруларны, ул безне шулай сыный.
Медицина университетын тәмамлагач, Саранскига эшкә җибәрделәр. Дүрт ел анда эшләдем, аннан Чаллыга кайттым, 2нче стоматология поликлиникасында эшләдем. 1986 елда КамАЗ теш поликлиникасын ачкач, шунда күчеп, бүгенге көнгә кадәр табиб-практик булып хезмәт итәм. Даимилекне яратам, холкым шундый. Гаилә тәрбиясе шундый иде: һәр алынган эшкә җитди карадык, эленке-салынкылыкны җенебез сөйми иде. Ахыргы нәтиҗә яхшы булсын, кешеләр хезмәтебездән канәгать булсын дип эшләдек. Балаларга да төп киңәш шушы. Алар моны яхшы аңлыйлар.
– Белгәнемчә, олыгайгач, әти-әниләрегез дә Чаллы шәһәренә күчеп яши башлаганнар икән.
– 1982 елда, Илгизәр абый белән сөйләшеп, әткәй белән әнкәйне Чаллыга алып килергә уйлаша башладык. Әткәй-әнкәй пенсия яшендә иде, атна саен авылга кайтып булышып йөрдек. Алай гына кирәк кадәр ярдәм итеп булмый. Абыйлар да җаваплы эшләрдә, шуңа 1985 елдан Чаллыга күченергә булдык. Әнкәй колхозда эшләде, тик яшьтән сәламәтлеген югалткан, аңа авылдагы эшләрне башкару торган саен кыенлаша иде. Әткәй дә олыгаеп бара, аңа 68 яшь иде. Элеватор бистәсендә бер йорт алып, аны абыйлар белән төзәтеп, яшәр хәлгә китереп, әткәй белән әнкәйне алып килдек. Бигрәк тә әнкәй сөенде. Балалар гел үз янында, вакыт чыккан саен килеп кенә торабыз. Мәшәкатьләр, борчулар кимеде. Һәр шимбә, якшәмбе саен киленнәр тәмле итеп ашлар пешерә, без каралты-кураны тәртипкә китерәбез, оныклар мәш килә. Кызганыч, әнкәй озак яши алмады, вафат булды. Әткәй 1992 елга кадәр шул йортта яшәде. Бакыйлыкка күчкәч, аны Чаллыда җирләдек. Әткәй-әнкәйнең ризалыгына ирешеп, бәхиллеген алып калдык, шунысы куандыра.
– Хәзер син шәһәрдә билгеле кеше – теш табиблары династиясенең башлыгы. Үзегезнең гаиләгез хакында да ишетәсе килә.
– 1983 елда укытучы, бик булдыклы шәхес, музыкант-гармунчы, танылган җәмәгать эшлеклесе Фоат Ильясовның кызы Энҗе белән танышып, гаилә корып җибәрдек. Гаиләбез, сөбханалла, бик матур. Өч улыбыз туды. Малайларның барысы да минем юлны сайладылар. Олы улым Ринат – югары категорияле стоматолог, бергә эшлибез. Уртанчы улым Айдар – теш технигы, аңа да югары категория бирелде. Төпчек улыбыз Хәлил – стоматолог-хирург, яңа технологияләр, цифрлы стоматология белән эш итүче белгеч, имплантолог, өметле табиб. Поликлиникада үземне дә, улларымны да бик хөрмәт итәләр. Ике киленем дә шушы ук поликлиникада эшли. Булдыклы, эшкә сәләтле династия барлыкка килде. Энҗе бухгалтер, кондитер хезмәтләрен башкарды, хәзер лаеклы ялда, оныкларга әбекәй булып эшли. Оныклар саф татарча “бабыкай”, “әбекәй” дип эндәшәләр. Җанга рәхәт шушы сүзне ишетүе!
Безнең гаилә шау-шуларны яратмый, ыгы-зыгылы җирләргә дә йөрмибез, нәтиҗәле эштән тәм, бергә булудан ямь табып яшибез. Дөрес әйттең, мин ихтирам казанган династиянең башлыгы, шәһәр хакимиятеннән, Татарстан, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алган Мактау язуларын, башка бүләкләрне санап чыгарга да күп вакыт кирәк булыр иде. 46 еллык стаж! Күрсәткечләр яхшы, ышаныч казану һәм аны саклап тота алу зур тырышлык сорый. Һәр яңалыкны гамәлгә кертеп торабыз, укыйбыз, өйрәнәбез. Гомумән, безнең стоматология поликлиникасында шәп белгечләр тупланган.
– Эшегездә кызыклы хәлләр дә булгалый торгандыр?
– Эш вакытында төрле хәлләр була. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Ялгышлар җибәрелә икән, аның сәбәпләрен эзлибез, махсус әдәбият укып, андый хәлләр булмасын өчен барлык көчне куябыз. Авырлыклар онытылып бара, гел ал да гөл була алмый. Тормыш иткәндә килеп чыккан кыенлыкларны сабырлык белән үткәрә белергә кирәк. Аллаһка сыену – иң дөрес юл.
– Мәдрәсәдә укып белем алгансың. Дингә ничегрәк килдең?
– Матди тормышның яхшы булуы мөһим, әмма рухи тормышны онытмаска кирәк. Берәүгә дә акча күктән яумый. Мул тормышта яшәүче кеше бер генә минут та уйланудан, гамәл кылудан туктамый. Шул ук вакытта һәркем аңларга тиеш: Аллаһ әмереннән башка җил дә исми, яфрак та селкенми.
60 яшемдә дингә ныклап игътибар иттем. Тумышы белән Мөслимнән булган бер абый миңа теш куйдырырга килгән иде, ничектер күңелемә хуш килде ул, ачылып сөйләшә башладык. Бу абый 1943 елда, тарихта билгеле конференция чорында Сталинны, Рузвельтны саклаган. Шул абыйның гомер иткән хатыны вафат булгач, яшь хатын алган. Хатыны – мишәр апасы, аны дин юлына кертеп җибәргән. Абзый намазга басты, догалар өйрәнде. Ул вафат булгач, шушы апа килеп: “Халит, якташ абыең сине хөрмәт итә иде, сиңа дини китаплар калдырды. Аның васыятен үтәп, шуларны китердем”, – диде. Китапларны укый башладым. Сизәм, күңелем дин юлына тартыла, укыганнар күңелгә сеңеп бара. Үзлегемнән гарәп графикасын өйрәндем, намазны үзләштердем. Бер китапта: “Чын гыйлем аласың килсә, остазлар янына бар”, – дигән. Ак мәчеткә киттем. Яшь кенә егетләр укыта, барысы да мөлаем, һәр сорауга җавап бирәләр. Кызыксынуым көчле, төрле сораулар бирәм. Берсендә укытучым: “Халит абый, син шактый алга киттең, сакал җибәр, мәдрәсәгә укырга кер”, – диде. Озак та үтми тәҗвид буенча бәйге булды, 70 кеше арасыннан дүртенче урынны алдым. Анда да мәдрәсәдә белем алырга кирәк, диделәр. Ак мәчет мәдрәсәсендә дүрт ел укыдым. Белем буенча беренче өчлектә булдым. Тауда яшәгәч (Элеватор бистәсен халык шулай атап йөртә), мәчеткә дә шунда йөри башладым. Хәзрәтебез олы яшьтә иде, ярдәмче кирәк. Укыган чакта ук аңа булышлык күрсәтүне йөкләп, имам итеп билгеләделәр. Мәдрәсәне тәмамлагач, шәһадәтнамә тапшырдылар. Бүгенге көндә имам-хатыйп вазыйфаларын башкарам, мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла мине ныклап имам-хатыйп итеп куймакчы була. Аллаһыма шөкер, хезмәтемне дә җиренә җиткереп башкарам, динне дә кирәгенчә тотарга омтылам.
Автордан. Бүләк авылында туып-үскән күп кешеләргә хас булганча, Сабировлар нәселе дә туган җирен зурлап, анда үткән гомеренең истәлекләрен кадерләп саклап яши. Язманың башына “Киң күңелле кешеләр төбәге” дип куйдым. Һич кенә дә яңгыравыклы сүзләр тезмәсе түгел бу, үзем күргән, аралашкан кешеләрдән чыгып әйттем моны. Бүләк авылы яшәсен иде! Читтәгеләр кайтып йөрсеннәр, авылны саклауга һәркем үз өлешен кертә ала бит. Иң хәерлесе – кайда гына яшәсәләр дә, авыл исеменә тап төшермәслек итеп гомер кичерсеннәр алар. Наис абый горурланып әйткәнне кабатлыйсы килә: “Бүләк – аристократлар иле!” Шулай булып калсын да!
Факил Сафин, язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Фото – Фәрсия Мирхәйдәрова архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев