Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым тарихы

Киң күңелле кешеләр төбәге

Бүләк авылына бәйле истәлекләрем – кадерле ядкәр.

Бүләк авылы – мин туып-үскән Әмәкәйдән өч чакрым чамасы ераклыктагы, Тукайчарак әйтсәк, “зурмы дисәң, зур түгелдер”, әмма йорт-җирләре, каралты-куралары ныклы, төзек булган авыл иде. Заманында Бүләктә Сабан туе үткәрелә иде һәм миңа алты яшьләр чамасы булганда, димәк, 1959 елны яки, бәлки, 1960 елда, бертуган абыем, ат арбасына утыртып, Бүләк Сабан туена алып барганы хәтердә саклана. 

Кунаклар күп иде. Якын-тирә авыллардан җыелгандыр инде, бәйрәмчә киенгән халык кайнап тора. Мәсөготь ягында, арбадан печән ашап торучы атлар тезелеп киткән. Килешли Имәнлек урманыннан сусыл печән чабып тирән арбага тутырган идек, абый, иркенрәк урын табып, атны тугарып, арба силәсенә бәйләп куйды да, алдына печән салды. Мәйдан зур, тузанлы юлдан тирә-юньне зәңгәрсу төтенгә күмеп, көр тавышлы, тартмасына олысы-кечесе төялгән йөк машиналары үтә. Көн эссе. Иң “дефицит” нәрсә – су, шуңа күрә Бакалы районыннан килеп, тозлы кыяр, баллы су сатучы керәшен түтәйләре тирәсендә бала-чага, кыз-кыркын бөтерелә. Ак яулык бәйләгән, ак алъяпкыч япкан әбиләр көнбагыш, чикләвек саталар, аларны бала-чага сырып алган. Көрәш, ат чабыштыру, йөгереш, колгага менү, ягъни классик сабан туена хас барлык бәйге-ярышлар кызып килә; беләкләренә кызыл бәйләгән тәртип саклап үтә эшлекле кыяфәттә йөрүче таза гәүдәле ир уртасы булган адәмнәр, җитез адымнар белән әрле-бирле йөргәләп торучы егетләр, җиңүчеләргә гадел итеп бүләк таратучы чибәр-сөйкемле апалар (өлкәннәргә – аллы-гөлле ситсадыр, матур яулыктыр, саллырак бәйгечеләр өчен чигүле тастымаллар, бала-чагаларга – линейка, буяулы карандаш, һ.б. уку-кирәк яраклары, кайбер малайларга майка ише “кыйммәтлерәк” бүләкләр дә эләкте инде) – хәзергечә әйтсәк, масштабы ягыннан һич кенә дә Бүләккә караганда шактый зур саналган Әмәкәйнекеннән ким түгел иде (минем үз авылым Сабан туеннан башканы күргәнем юк иде бит). Урыны да матур сайланган – Бүләк авылы белән Имәнлек урманы арасындагы шактый иркен болынлык (аланлык дисәм дә ярыйдыр) иде. Шушы Сабан туе хәтердә гомер буе яши. 

Тагын бер истәлек саклана – өлкәннәрне генә түгел, без бала-чаганы да тетрәндергәне, хәтта куркуга салганы – Бүләктә чыккан янгын. Ул көнне бу хәбәрне ишетүгә безнең авылдан барлык ир-атлар күрше авылга янгын сүндерешергә киттеләр. Авылга салынган зыян коточкыч иде, җитеш тормышта яшәгән бүләклеләрнең кайберләре авылдан читкә дә киттеләр, күпмесе яңадан бик авырлык белән генә мантыдылар, һәрхәлдә, бу вакыйга, безнең авылга кагылмаса да, күрше хакы – тәңре хакы дигәнне истән чыгармый яшәүче халкыбыз күңелендә авыр тәэсирләр калдырган иде.

Үз гомеремдә Бүләк авылы кешеләре белән очрашып торырга туры килде. Кайберләре хакында әлеге язмада әйтеп китүне кирәк дип таптым. Киң күңелле, игелекле кешеләр яшәде бу авылда. Минзәләдә Рафис Шәймөхәммәтов белән бер төркемдә шоферлык һөнәрен үзләштергән идем. Тыйнак, юк-барга артык исе китми торган егет иде. Армиядән кайткач, туган авылында шактый еллар шофер булып эшләде. Университетка Гыймран абзый малае Рафис Гамбәров белән бергә имтихан биреп кердек. Ул ашкынучан, кызу канлы, кискенрәк холыклы егет иде. Матур гына укый башлаган идек, икенче курстан, белем алудан тәм тапмыйча, зур максатлар куеп кергән дәрелфөнүнебезне ташлап, Күбәк урта мәктәбендә физкультура укытуга кереште. Әле тагын берара, калган имтиханнарын биреп бетереп, дүртенче курска килеп кергән иде, аннан тагын дәрте сүнде – Казанда төзелеш эшләре белән шөгыльләнә башлады. Ярдәмчел, гайрәтле егет иде, аның янында ышанычлы тота идек без. Шактый еллар үткәч, “Казан утлары” журналында Наис абый Гамбәр белән бергә эшләдек, бүлмәләр күрше генә иде. Кулъязмалар белән матавыкланып, арып китсә, минем янга кереп, Бүләк авылы хакында шактый кызыклы кыйссалар сөйләп ала иде. Наис Гамбәр – укымышлы, киң мәгълүматлы әдәбият галиме, чордашлары әле бүген дә сагынып искә ала торган шәп мөхәррир, шагыйрь иде. Иҗат эшенә аның кебек шулкадәр дә җаваплы карый торган башка каләм иясен очратмадым дисәм дә ялгыш булмас. Ул яктан һәр иҗатчыга үрнәк булырлык иде ул. Артык күп сөйләшмәс, көрәшчеләргә хас булганча, киң җилкәле, җәйге көннәрдә кыска җиңле күлмәк кисә, беләкләре уйнап тора, беркемгә дә баш ими, бары тик чын талантларга гына хөрмәт күрсәтә иде. Минем “Саташып аткан таң” роман-трилогиясенә сүз башы язып, иҗатымны зурлаган мәрхәмәтле якташ буларак хәтеремдә яши Наис абый. Авылы турында сүз чыкса, аерым бер җилкенү белән: “Бүләк ул – аристократлар иле!” – дип куя торган иде. 

Факил Сафин, язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Гөлназ Җәлилова фотосы

ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев