Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авылым тарихы

Кеше саен – бер урам

Бүләк авылы халкының шаяртып әйткән бу сүзләренә аларның җан авазы да салынган

Бүгенге көндә кечкенә авыллардан саналган Бүләк авылына XVII гасыр ахырларында ук нигез салынган. Революциягә кадәрге чыганакларда ул “Буляково” исеме белән телгә алына. XVIII-XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына кертелгән. Бу чорда аның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек булган, шулай ук авылда арба-чана ясау кәсепчелеге таралган.

1870 елгы мәгълүмат буенча, авылда мәчет эшләгән, XX йөз мәгълүматлары буенча, мәчете һәм башлангыч мөселман уку йорты булып саналган мәктәбе булган. 1930 елда авылда “Бүләк” колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхоз (Сикия авылы) составына керә. 1991 елда “Бүләк” колхозы булып аерылып чыга. 1995-2005 елларда – “Үрәзмәт” күмәк предприятиесе. 1996 елда “Агрохимсервис” җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы составыннан аерылып чыга. Бүгенге көндә авыл җирләрендә "Август-Мөслим" агрофирмасы иген үстерә.

Бүләк Үрәзмәт авыл җирлеге составына керә. Авылда иң күп кеше яшәгән вакыт – 1897 ел. Ул вакытта биредә 969 кеше исәпләнгән. 2017 елда бу сан 95 булса, алты урамы булган Бүләк авылында бүген нибары 22 кеше гомер итә. Шуларның 14е сигезенче дистәсен ваклый. Авыл халкының уенын-чынын бергә кушып “кеше саен – бер урам” диюе дә юкка түгел. 70-80 яшен тутырган авыл апалары белән без Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының исемнәре язылган һәм Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов бюсты куелган урында очраштык. Җыелырга клубы да булмаган авыл халкының бердәнбер очрашу урынына әверелгән бу урын. Утырырга эскәмияләр дә көйләп куйганнар. Авылның үзәгендә диярлек чәчәкләргә күмелеп утыручы бу урын өчен халык аны булдыруда күп көч куйган Илназ Кәрамовка бүген дә рәхмәтле.

– Элек ике катлы клубыбыз бар иде. Ул да беткәч, берничә ел Альбиналарның машина гаражында җыела торган булдык. Хәзер инде ни булса да шушында киләбез, – диләр авыл апалары. Халыкны хәтер җепләре аша тартып китерә торган үзлеге бар икән бу урынның. Илдар Маннанов туган төп нигез каршында төзелгәне өчен генә түгел. Ике катлы итеп эшләнгән мәһабәт манаралы мәчет булган бу урында. 1950 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшләгән. Манарасы киселеп, бинасы ашлык склады урынына файдаланылган мәчетне шушы елда сүтеп, бүрәнәләрен мәктәп, клуб өчен тотканнар. 1951 елдан мәктәп җидееллыкка әйләнгән.

Гомер буе колхоз фермасында эшләгән Әлфия Нәгыймова җирлектә тавык, куян, нутрий фермаларында эшләгән вакытларын, башта – шунда эшләгәннәргә, аннан әкренләп сыер, бозау караучыларга да акчалата хезмәт хакы түли башлаганнарын, башкаларның хезмәт көненә язылган икмәкләтә түләү хисабына көн күрүләрен сөйләде. 3 мең дуңгыз, 200 бозау үстергән вакытларын искә алып сөйләгәннән соң:

– Хәзер яшәү бик рәхәт тә, ялгызлык кыен. Балалар читтә үз көннәрен үзләре күрәләр, күрше-тирә дә юк. Теге урамда ике кеше, бу урамда бер кеше – шулай яшибез. Бетердек авылны, картайдык, – ди, ачынып, Мәдәния Габидинова.

Авылда хәзер мәктәп тә, кибет тә, клуб та, медпункт та юк. Кирәкле продукцияне атнасына ике тапкыр автолавка китерә. Тат. Бүләрдән фельдшер Энҗе Ялалова атнага ике тапкыр килеп, өй саен йөреп, авыручыларның хәлен белә, дарулар алып килә. Лилия Вәҗетдинова почтаны вакытында китерә, түләүләр белән ярдәм итә.

Күп кешенең өенә су кергән. Кертмәгәннәр урам колонкаларыннан су ала. Зур эшләрне телефон аша хәбәрләшеп, өмә белән башкаралар, зиратны да карап торалар. Андый вакытларда читтә яшәүче авылдашлары да ярдәм итә. Биредә шагыйрь, журналист, әдәби тәнкыйтьче Наис Гамбәрнең кабере урнашкан. Аның да ташы яңартылган.

Үзара салымны ел саен өчәр меңнән җыялар. Ике ел рәттән авыл сабан туен үткәргәннәр.

– Мәет булса, кабер казырга да кеше юк, – ди авыл халкы. 

– Читтә яшәүче туган-тумачалар кайтып, районнан кешеләр килеп хәлдән чыгабыз. Хуҗалары бакыйлыкка күчкән йортлардан анда-санда балалары кайтып карап, тәртипләп торганнары бар, алары да күп түгел инде. Кибетләре, клублары эшләп, яшьләр гөрләтеп яшәткән авылның бетеп баруын халык үз вакытында юл ясамауларыннан күрә.

Әле хәзер дә, яңгыр коеп үтсә, район үзәгеннән 35 чакрым ераклыктагы авылны дөнья белән элемдә тотучы хезмәткәрләргә, ашыгыч ярдәм машинасына керерлек түгел, диләр бүләклеләр. Кыш көне җаваплы хезмәтләр юлны ачтыра, анысы. Авыл халкының иң авырткан җире булып чыкты юл мәсьәләсе: өлкәннәр гравий салдыруны хәл итүләрен сорый. Бүгенге Бүләк авылы тынлыкка чумган. Хуҗасыз, ярымҗимерек, җиргә иңгән тәрәзәсез йортлар күңелдә авыр тойгылар уята. Авыл башында электр көтүчесе уратып алган яланда ялгызы утлап йөрүче ат, берничә сыер һәм ике дистәгә якын сарык, тимер коймалар белән уратып алынган йортлар әле авылда тормыш барлыгын искәртә. Халык ничек тә авылны яшәтергә тырыша. Дөньялар гына имин булсын, диләр алар.

Гөлназ Җәлилова фотолары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев