Кечкенә дә төш кенә
Каенсазлылар җәй уртасында Сабантуй бәйрәмен Авыл көне итеп үткәрүне дә матур гадәткә керткән
Кече авылларның берсе булган Каенсаз районның чигендә урнашкан. шәсәк тә, асфальт юллар килеп җитмәсә дә, бик матур яшибез, – ди Вәсимә Әхмәтшина. – Шөкер, кибет булмаса да, әйбер-карага интекмибез, авылыбызга автолавка да, башка шәхси эшмәкәрләр дә килеп тора. Мәчет эшли. Җомга намазларына килүче ир-егетләр булмаса да, хатын-кызлар килә. Дини бәйрәмнәр вакытында авылдашларыбыз да, күрше Ташъелга авылыннан килүчеләр дә байтак була. Ураза вакытында авыз ачтыручылар, Ураза һәм Корбан гаетләрендә мәҗлес үткәрүчеләр күп.
Каенсазлылар җәй уртасында Сабантуй бәйрәмен Авыл көне итеп үткәрүне дә матур гадәткә керткән. Бу көнне авылга бик күп кунаклар кайта, якташлар бергә җыелып күңел ача, бәйрәм итә.
– Ике ел рәттән авылдашларыбыз белән җыелып корбан чалабыз. Авылдашлар корбан ите бирә, пылау, хашлама пешерәбез. Бу чарага да кайтучылар күп. Авылыбызның 120 еллыгын да бик матур итеп, зурлап үткәрдек. Быел Каенсаз оешуга 122 ел булды, – ди Вәсимә апа.
Каенсазлылар бик тырыш. Узган ел алар авыл янында гына үз көчләре белән шифалы сулы чишмәне чистарттылар. Чишмә ачу тантанасын да зурлап билгеләп үттеләр.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 1 ноябрь саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев