Иске Әлмәттә бердәм халык яши
Әмәкәй авыл җирлеге составындагы Иске Әлмәт авылының тарихы XVIII гасырга ук барып тоташа
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, авылга XVIII гасырның беренче яртысында нигез салына.
Революциягә кадәр авыл “Ельметьево” исеме белән телгә алына. 1870 елдагы мәгълүматлар буенча авылда мәчет, мәктәп, ике су тегермәне эшләгән. Бу чорда халыкның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык булган. 1929 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оешкан. 1951 елда Иске Әлмәт авылы “Правда” колхозы составына керә. 1993-2006 елларда “Дуслык” крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. 2018 елдан Әмәкәй авыл җирлеге территориясендәге пай җирләре “Август-Мөслим” агрофирмасына тапшырыла.
– Бүген Әмәкәй, Иске Әлмәт авылларында яшәүчеләрнең пай җирләре – агрофирма карамагында. Иске Әлмәт авылында бүгенге көндә 52 хуҗалык исәпләнә, 40ка якын кеше яши. Халыкның күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова. – Әлмәт авылында эш яшендәге биш кеше исәпләнә. Алар агрофирмада хезмәт куя. Авыл кешесе бүген дә терлек асрап, кош-корт үстереп гомер итә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 15 ноябрь саныннан укыгыз.
Фото – Иске Әлмәт авылы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев