Ирекле авылы
Ирекләре кыска гомерле булган. 1927-1928 елларда Вәрәшбаш авылыннан берничә гаилә, агач төпләп, чәчү өчен җир әзерләп, яңа авыл өчен урын әзерли. Урманлы, чишмәле авылга Ирекле дигән исем бирелә.
1930 елда монда берничә гаилә күченеп утыра һәм җирләрне эшкәртә башлый. Беренче елны тары чәчеп, мул уңыш алалар. Әмма уңдырышлы җирләрдән иркенләп файдалана алмыйлар. Ирекле халкы шул исемдәге күмәк хуҗалыкка керә, җирләре дә шул хуҗалыкка бирелә.
Авылда 40 хуҗалык була. Беренче колхоз рәисе – Гыйльфан бабай, аннан соң хуҗалыкны Мирзаһит Фазлыев җитәкли.
1936 елда дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла. Ирекле авылыннан Бөек Ватан сугышына 39 кеше китә, шуларның 24е һәлак була, 15е исән-сау әйләнеп кайта.
1960 елларда авыл халкы, электрлаштыруны сорап, хат яза, әмма хөкүмәт җавап итеп Ирекледән башка авылларга күченергә теләүчеләргә төзелеш материаллары бирә. Бөтен авыл халкы күрше-тирә авылларга, шул исәптән Вәрәшбашка, күченә. Ирекледә өлкән яшьтәге бер хатын-кыз гына кала. “Ирекле” күмәк хуҗалыгын “Электро” колхозына (Вәрәшбаш) кушалар. Шулай итеп Ирекле авылы юкка чыга. Бүген аның урынында зират кына исән.
Язмада туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән материаллар файдаланылды.
Фото – музей архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев