Чия, җиләккә бай Чия-Түбә
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Чия-Түбә авылы 1912 елларда барлыкка килә.
Баланлы авыл җирлеге территориясендә урнашкан Чия-Түбә авылын күпләр белеп тә бетермидер, бәлки. Элек тә әллә ни зур булмаган авылда бүген нибары 11 кеше гомер итә. Җәй көне авылга кайтучылар байтак җыела. Алар, шушы авылда туып-үсеп, бүген төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр, җәй дәвамында төп йортларында җиләк-җимеш үстереп, туган авылының матур табигатендә ял итеп китәләр.
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Чия-Түбә авылы 1912 елларда барлыкка килә.
– 1912 елларда бу тирәдә тугызар йорттан торган берничә авыл оеша. Столыпин вакытыннан ук гомуми торактан аерылып чыгучы бу гаиләләр нәкъ менә шушы җирләргә килеп урнашалар. Алар үзләре җир алып, шул җирләрен эшкәртеп, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Башта әлеге уентыкларда Каенлы Түбә авылы оеша, соңрак Чия-Түбә авылы да барлыкка килә, – ди тарих укытучысы Фатих Сафин. – 1921-1922 елларда янгын чыгып, әлеге авыллар таркалырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, кайбер гаиләләр Ташлыяр, Тойгелде, Баланлы һәм Чия-Түбә авылына күчәргә мәҗбүр булалар. “Баланлы” совхозын “Михайловка” совхозына кушкан чорларда ул тернәкләнеп китә. Баланлы һәм Михайловка авылларын тоташтыручы олы юл буенда урнашкан авыл булгангадыр, мөгаен, Чия-Түбә әле бүген дә яшәвен дәвам итә.
Чия-Түбә авылы район үзәгеннән 19 километр ераклыкта урнашкан. Авылга газ кергән, авыл аша яхшылап күтәртелгән юл үтә.
Фото – Мөслим-информ архивыннан.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 28 февраль санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев