Бер кешелек авыл
Креп. Краснояр (Кызыл Яр) авылында бүген бер генә кеше яши.
Түбән Табын авыл җирлегенә караучы Креп. Красноярда Тегермәнлек авылыннан күчеп килүчеләр яши башлаган. 1912 елда анда 20 ихатада 88 кеше яшәгән. Бер ихатага 16,5 дисәтинә җир исәпләнеп, авыл территориясендә 330 дисәтинә җир биләмәсе булган. Чәчүлек җирләр 140 дисәтинә исәпләнгән.
– П.Столыпин реформасы тәкъдим иткән указ нигезендә 1910 елда Тегермәнлек авылы кешеләре, үзләренә тиешле җирләрне аерып алып, бирегә килеп урнаша башлый. Нәтиҗәдә авылда 18 хуҗалык төзелә. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Креп.
Красноярның Тугаш авылына караган колхозының бер бригадасы булып торган еллары да бар иде. Авылда берничә ел башлангыч мәктәп эшли. 1999 ел башында авылда җиде хуҗалыкта ун кеше яшәде. Бүген биредә бер кеше яши, җәйге чорда ял итәргә кайтучылар байтак була, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.
Авылга газ кертелмәгән.
Авылның бердәнбер кешесе Радик Ахунов белән сөйләштек.
– Кышкы һәм язгы чорда кыенрак, чөнки юл өзелеп тора. Бу проблема түгел, шул бер-ике атна була инде ул.
Башка вакытта Крәш. Шуран ягыннан йөрибез. Кышын чаңгыда йөрим, – ди Радик. – 1978 елда су ихатага кадәр кергән иде. Аннан соң су кергәне булмады. Гел берүзем яшим дип әйтеп булмый, авылда унлап йорт бар. Аларга җәйге чорда яшәргә кайталар. Умарталарын биредә тотучылар килеп йөри. Фермер Яхъя Мөхәмәтдинов та кыш буе гаиләсе белән биредә яшәде. Ямансуларга вакыт юк.
Фәридә Гайнетдинова
Рөстәм Кыяметдинов фотосы
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев