Бер гасырлык тарихы бар
Яңа Карамалы авылына нәкъ бер гасыр элек Иске Карамалы кешеләре нигез салган. 1925 елның җәендә авылның олы урамында янгын чыгып, илле хуҗалык берьюлы көлгә әйләнә. Халык өстенә төшкән зур кайгы тиз арада урманга якынрак булган яңа урында – хәзерге Яңа Карамалы авылы урнашкан җирләрдә йорт җиткереп керү ихтыҗын тудыра.
Яңа Карамалы авылына нәкъ бер гасыр элек Иске Карамалы кешеләре нигез салган. 1925 елның җәендә авылның олы урамында янгын чыгып, илле хуҗалык берьюлы көлгә әйләнә. Халык өстенә төшкән зур кайгы тиз арада урманга якынрак булган яңа урында – хәзерге Яңа Карамалы авылы урнашкан җирләрдә йорт җиткереп керү ихтыҗын тудыра.
Газиз Нәфыйков һәм Әхмәтситдыйк Шәяхмәтов, Минзәләгә барып, 336 җанга исәпләнгән 537 гектар чәчүлек җире, 163 гектар болын-әрәмәлекләр алуга ирешә. Урман куенына сыенып, авыл көньяктан төньякка сузылучы бер чакрым озынлыктагы урам итеп төзелә. Әле бер очта, әле икенче очта йортлар салына.
Тоташ урам барлыкка килгәнче, байтак еллар уза. Әхмәтситдыйк, Газиз, Әхмәтхан, Гыйбадулла, Нуриәхмәт, Әһли, Хөснетдин, Гата, Габделгали, Сирай, Гариф, Миңнехан, Мәҗит, Шәйхелкәй, Талип атлы кешеләр 1925 елда күченәләр. Яңа нигезләр кору 1937 елга кадәр дәвам итә. 1926 елда авылда беренче сабый – Рифкать Мәҗитов аваз сала. Авыл халкы “Кызыл Бүләк” колхозын оештыра. Басу-кырларда, яшелчә бакчасында ике бригадага бүленеп ярышып эшли, куяннар, тавыклар, сыерлар, сарыклар, атлар үрчетә. Шактый еллар фермада дуңгызлар да асрыйлар. Районда беренчеләрдән булып, җил тегермәне төзелә, Иске Карамалыдан сепаратор күчерелеп, анда якын-тирәдәге авыллардан да сөт алып килеп аерталар, ә сөт өстен Мөслимгә ат белән илтә торган булалар. Югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән колхозчылары Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнә. Төзелеп бетәр-бетмәс авылдан да Бөек Ватан сугышына 68 ир-егет алына, аның дүртесе хәрби заводка билгеләнә. Корган нигезләрендә рәхәтләнеп гомер итәргә дә өлгермәгән ир-егетләрнең күбесе яу кырында һәлак була. Исән кайтканнарның да гомерләре озын булмый.
Ата-баба нигез салган авылда гомерлеккә калучылар да, чит төбәкләргә китеп төпләнүчеләр дә булган. Илдә барган вакыйгаларда турыдан-туры катнашып, ил күтәргән кайгы-хәсрәтләрне дә, шатлыкларны да бергә кичергән авыл халкы. Бүгенге көндә авылда 150гә якын кеше гомер итә. Барлык авылларга караган демографик вәзгыять яңакарамалыларны да борчый.
Гөлназ Җәлилова фотолары
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2025 ел 11 июль саныннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев