Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым тарихы

Бай тарихлы Ольгино

Авылның тарихын белүчеләр дә инде бетеп бара

Тарихи сәхифәләргә бай Ольгино авылына XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. 1851 елдан халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү, арба, тәгәрмәч ясау, урман кисү кәсепчелеге тарала. 

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда алпавыт утары, кәшәнә, аракы, поташ, фарфор заводлары, су тегермәне, дистәгә якын вак-төякләр кибете була, атна саен якшәмбе базары эшли. XX йөз башында чиркәү (1895 елда ул сүтелә), чиркәү-приход мәктәбе, ике су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1038,2 дисәтинә тәшкил итә.

Революциягә кадәрге чыганакларда Ивановское, Иштирәк заводы исемнәре телгә алына. Якынча 1739 елда авыл янындагы җирләрне сәүдәгәр С.Е.Иноземцев арендага ала. Анда ул Иштирәк бакыр заводын төзетә һәм 1751 елда эшләтеп җибәрә. 

– Ольгино авылы барлыкка килү хакында берничә риваять бар, – ди “Тал-тирәкле Метрәем” китабы-авторы, тарихчы Синара Яббарова. – XIX гасырда бакыр заводының һәм рудникларның хуҗасы княгиня Софья Григорьевна Хвощинская була. Ул бу якларга җәй көннәрендә генә яшәргә кайта. 1894 елда аның кызы туа һәм ул аңа Ольга исеме куша. Шушы кызы хөрмәтенә Иштирәк авылын Ольгино дип атап йөртә башлыйлар. Ә улы Дмитрий тугач безнең җирлектәге авылга да аның исеме бирелә. Татарлар һәм башкортлар исә бу авылны үзләренчә Метрәй (Митрий, Митрәй) дип йөртә башлыйлар, – диде. 

1930 елда Ольгино авылында “Завод” колхозы оештырыла. 1958 елда ул “Туры юл” колхозы белән Калинин исемендәге колхозга берләштерелә. Шул чорда авыл халкының күбесе “Ольгино” крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек, сарык асрау белән шөгыльләнә. 

1932 – 2013 елларда Ольгинода башлангыч мәктәп эшли. 1941-1943 елларда авыл Ленинградтан эвакуацияләнүчеләрне, шул исәптән балаларны кабул итә, алар өчен 1942-1950 елларда 69нчы балалар йорты эшли. 

Бүгенге көндә Ольгино авылында 34 хуҗалык исәпләнә. Авылда күптән инде кибет тә, мәктәп һәм клуб та юк. 

– Ольгино авылында утыздан артык хуҗалык исәпләнсә дә, аларның байтагы буш. Егерме хуҗалыкта 47 кеше гомер итә. Шуларның 28е эш яшендә, калган ундүрте – пенсионерлар. Авылда мәктәп яшендәге өч бала бар. Алар Мөслимдә урнашкан мәктәпләрдә белем алалар. Шәхси хуҗалыкларда сыер, дуңгыз һәм кош-корт асрап көн күрәләр. Буш йортларны дача йорты итеп кулланучылар да бар. Алар җәйге чорда бакчаларында бәрәңге һәм башка яшелчәләр утырталар, умарталар тоталар, – ди Метрәй авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәлия Шакирова. 

Ольгино авылы тарихын белүчеләр, әби-бабалары сөйләүләреннән хәтерләүчеләр дә инде кимеп бара. Шулай да биредә гомер буе яшәүче Нина һәм Александр Топоровлар авылның тарихи истәлекләрен азмы-күпме барлап торалар. Авылның һәр йортына диярлек спутник-телевидение урнаштырылган. 

– Бүген авылда яшәүчеләрнең күбесе илледән өстә һәм аннан да өлкәннәр, – ди Ольгино авылында яшәүче Нина һәм Александр Топоровлар. Дүрт хуҗалыкта сыерлар, дуңгызлар асрыйлар. Мөгезле эре терлекне күбрәк тотучы хуҗалык та бар. Яшьрәкләр шулай терлек үрчетеп көн күрәләр. Ә без, өлкәннәр, пенсияләребез булгач, шуның белән көн итәбез. Шөкер, азык-төлеккә интекмибез: атнага ике тапкыр шәхси эшмәкәрләр килеп торалар. Мөслим үзәгенә төшә алган кешеләр үзләре дә алып кайталар. Шулай акрынлап кына яшәп ятабыз. Аскы урамда биш хуҗалыкта гына яшиләр. Өске урамда әле дистәдән артык йортта ут яна, хәрәкәт бар дип сөенәбез. Җәйләрен умарта тотучылар, җәйге ялларын биредә үткәрүчеләр дә юк түгел. Авылыбызның табигате дә бик матур, чиста саф һава. Әле исән-сау булганда, аякта йөреп торганда, авылыбыздан беркая да китмибез. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир, дип, юкка гына әйтмиләр. Шуңа күрә дә, ничек кенә булмасын, туган җиребездә яшәргә насыйп булсын иде.

Шулай, һәркемнең туган җире үзенә кадерле, газиз. Туган авылыңның искән җиле дә, җирдә үскән кычыткан-әрекмәне дә бик кадерле шул. Ольгино авылының өйрәнелмәгән серләре, ачылмаган тарихи истәлекләре дә күп. Бәлки әле киләчәктә авылга кайтучылар да, тарихын яңадан өйрәнергә килүчеләр дә булыр. 

Рүзәл Минһаҗев фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев