Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым тарихы

Авылыбызның легендар кешесе

Тегермәнлектән Гайнулла Шәвәлиев бик җор телле, тапкыр сүзле кеше була.

Туган авылыбызның тарихын туплый башлагач, бик кызыклы фактлар, вакыйгаларга тап булдык, легендага тиң шәхесләре турында байтак материал тупланды. Шуларның берсе – Гайнулла Шәвәлиев.

Гайнулла абый Шәвәлиев – авылыбызның легендар кешесе иде. Балачак һәм яшьлек еллары узган гасырның 60-70 елларына туры килгәннәр аны бик яхшы хәтерли әле. Бик шаян, җор һәм тапкыр сүзле, шат күңелле, ачык йөзле кеше иде ул. Юктан да мәзәк ясый. Минут эчендә, ситуациягә карап, бер такмак яки бер куплет шигырь чыгара. Авылда бер генә концерт-спектакль дә аннан башка узмый. Ул сәхнәгә чыгып басуга, халык көләргә тотына. Үзе чыгарган шигырьләрне, башка шагыйрьләрнең юмористик әсәрләрен галәмәт оста итеп сөйли. Аны кабат-кабат сәхнәгә чакыртып сөйләтәләр. “Авылым хикмәтләре” дигән юмористик шигырьләр бәйләмен авылыбызның иң актив үзешчәне Зөфәр Ханов шулай оста итеп сәхнәдән сөйли: бөтен халык көлә-көлә кул чаба иде. Спектакльләрдә комик рольләрне бик оста башкара, сәхнәдә бер дә югалып калмый. Үз сүзләрен кыстырып, экспромт ясап уйный иде.

Бик оста гармунчы иде. Гармунны да каткан чырай белән уйнамый, көенә туры китереп, мимикалар ясап уйный. Шаян көй икән, бөтен йөзе, күзе, гәүдәсен шул көйгә туры китерә. Моңсу, озын көйләрне уйнаганда, җитдиләнеп, моңсуланып кала. Фотограф та иде ул. Авылдашларның фотоальбомында ул ясаган фотолар байтак сакланган. Аеруча бала-чаганы төшерергә ярата иде.

Авылыбызның “Кулибин”ы да булган ул. Үз куллары белән кар көри, эттерә торган техник җайланма эшләп, авыл халкын шаккаттырган. Урам капкасы да, өйдәге тәрәзә пәрдәләре дә кнопкага басып ачыла яки ябыла! Тагын әллә нинди хикмәтләр...

Ул 1941нче елның 24 мартында Нарат асты авылында яшәүче Габделгани һәм Рабига гаиләсендә туа. Апасы Ленага бу вакытта 2 яшь тирәсе. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июнендә әтиләре сугышка алына. Рабига апа ике баласын кочаклап аны озатып кала. Габделгани абый Мәскәү, Смоленск тирәсендә барган канкойгыч сугышларда катнаша. Яраланып госпитальгә эләгә. Берничә хаты килә. Хатлар хатыны Рабига апада сакланган. Хатларының берсендә, Мәскәүгә таба кайтып, башкалага 120 чакрым арада урнашкан госпитальдә ятуы турында хәбәр итә. Балалары турында нык сораша. 

Фотолар – Х.Шәвәлиевнең, Р. Галиевнең гаилә архивыннан.

Гөлфия Мөхәммәтгәрәева. Тегермәнлек.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев