Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым тарихы

Атласым – аяк баскан җирем

Тойгелде авыл җирлегенә керүче Атлас авылына 1925-1926 елларда нигез салынган. Ул район үзәгеннән 23 километр ераклыкта урнашкан. Бүгенге көндә авылда 16 хуҗалык исәпләнә, аларда 29 кеше яши.

Атлас авылында гомер итүче Ризида Фәсхиева тумышы белән шушы авыл кызы булса да, тормыш иптәше Айдар белән шәһәрдә яшәгән. Әтисе мәрхүм булгач, ул әнисе янына авылга кайтып яши башлый, артыннан Айдар да кайта. Шулай итеп Фәсхиевлар төп йортны яңартып авылда яшәргә кала.

– Мондый оҗмахтан шәһәргә китәләрмени?! – ди Ризида. – Авылыбыз бәләкәй булса да, без бер гаилә булып, бик дус һәм тату яшибез. Узган ел үзара салым ярдәме белән су линияләрен алыштырдылар. Бар йортка да су кергән, юл бар. Кышын карлы-буранлы чорда да юлсыз интеккәнебез юк, шөкер. Мәчетебез эшли. Мәчеттә җомга саен укулар үткәрелә, җомга намазы укыла.

Авыл мәчете бинасында элек мәктәп һәм клуб булган. Бинаны атласлылар үз көчләре белән төзекләндерә. Узган ел авылдашлары ярдәме белән мәчеткә манара һәм ай куелган. Аллаһ йортына дистәгә якын кеше йөри. Атласлылар дини йолаларны үтәп яши. 

Авыл халкының күпчелеген өлкән буын – пенсионерлар тәшкил итә. Вилдановлар, Гыйләҗевләр һәм Гыймазетдиновлар гаиләләре берничә баш сыер тота. Сарык-кәҗә асраучылар да бар.

Фәридә Гайнетдинова

Фото – Ризида Фәсхиеваның шәхси архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев