Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылдан без!

Курку белмәсләр һөнәре

Янгын сүндерүче зур җаваплылык һәм кыюлык сорый. Янгын сүндерүчеләр үз тормышларын куркыныч астына куеп ут эченә керә, кешеләрне коткара. Мөслим янгын сүндерү-коткару бүлегенең каравыл җитәкчесе Марат Хәсәнов – шундыйларның берсе.

Мөслимдә СПТУ тәмамлагач, Марат  Хәсәнов хәрби хезмәткә китә. Ике ел чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп, туган ягына кайта һәм 1994 елда янгын сүндерү бүлегенә эшкә урнаша.

– Быел янгын сүндерүче булып эшләвемә 30 ел була. Мин җитәкләгән каравылда тугыз егет хезмәт куя. Чакыру буенча чыгып киткәндә алда нәрсә көтәсен берәү дә төгәл белми. Каравылдагы егетләр арасында бер-береңә ышаныч булу мөһим. Һәркемнең үз вазыйфалары бар. Һәркайсыбыз аларны төгәл үти, ләкин көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Андый очракларга һәрвакыт әзер булырга кирәк, – ди Марат Хәсәнов.

Рәмилә Сәләмова

Фото Марат Хәсәновның шәхси архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев