Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылдан без!

Эретеп ябыштыру остасы Данис

Корал эшләр – ир макталыр, ди халык. Шулай да, төптәнрәк уйлап карасак, мәкаль белән килешеп булмый. Чүкеч-балтасы булган һәркем дә бура бурап өй сала алмый. Эретеп ябыштыру аппараты булып та әлеге хезмәтне башкара алмаучылар күп

Данис Рәшитов – Метрәй авылы егете. Егетләрнең дә ниндие әле! Күп белүче, акыллы, тыйнак һәм әдәпле егет ул! 

– Метрәй урта мәктәбен тәмамлаганда һөнәр сайлау турында уйлана башладым.
Әтием белән колхозга төшкәч, эретеп ябыштыручының эшләвен күзәтеп тордым. Әллә корычны ябыштырганда тирә-якка чәчелгән очкыннар җемелдәве, әллә тимердән ясалган фигуралар кызыктырды – мин дә шушы һөнәрне сайларга булдым, – ди Данис.
– Эретеп ябыштыручы эшен бик җиңел, димәс идем. Бу эштә түземлек, сабырлык та, осталык, чыдамлылык һәм тагын башка күп сыйфатлар кирәк, – ди Данис.
Данисның хезмәт кенәгәсендә бер генә хезмәт урыны язылган: “Агромастер” җитештерү компаниясе. Биредә ике дистә елга якын эшли Данис. 
Эретеп ябыштыру цехы җитәкчесе Рифкать Мөхәмәтов та Данисны мактап телгә алды:

–  Үз эшен һәрвакыт зур җаваплылык белән, төгәл итеп башкарганга күрә без аңа иң катлаулы детальләрне ябыштыруны да ышанып тапшырабыз. 
Җитәкчебез Илгиз Исламов хезмәт кешесенең кадерен белә һәм бәяли, рәхмәт аңа! Хезмәт хакыннан да, эш урыныннан да бик кәнагать, – ди Данис Рәшитов.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев