Авыр булса да, яратып эшләдем
Гомер буе савымчы булып эшләү өчен физик көч, сәламәтлек, ныклык һәм түземлек кирәк. Шушы авыр хезмәтне яратып башкаручы һәм аңа гомере буе тугры булып калучы ханымнар бар районыбызда. Шундыйларның берсе – Мәлләтамак авылыннан Фәнзирә Салахова.
Гомер буе савымчы булып эшләү өчен физик көч, сәламәтлек, ныклык һәм түземлек кирәк. Шушы авыр хезмәтне яратып башкаручы һәм аңа гомере буе тугры булып калучы ханымнар бар
районыбызда. Шундыйларның берсе – Мәлләтамак авылыннан Фәнзирә Салахова.
Фәнзирә – Башкортостаннан, балачагы Борай районының Иске Таз авылында узган. 8 сыйныфны тәмамлагач, ул яшьтәшләре белән бергә Яр Чаллы каласына юл тота.
– Шәһәр тормышы бик күңелле тоела бит ул. Заводка эшкә кердем, ике ел контролер булып эшләдем. Анда эшләгәндә Мәлләтамак авылына кунакка кайтырга туры килде. Шунда булачак тормыш иптәшем Васыйлны очраттым. Васыйл белән еллар буе озаклап очрашып йөрмәдек, бер-беребезне бераз сынагач, өйләнештек. Шәһәрне яуларга киткән кыз шулай итеп 1970 елда Мәлләтамак авылына килен булып төште, – дип елмаеп искә ала Фәнзирә апа.
Килен булып төшкәч, бер ел авылдагы көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлегендә тегүче булып эшли ул. Бала ялыннан соң “Кызыл Октябрь” колхозына савымчы булып эшкә килә.
– Беренче кызыбыз тугач, озак ял итәргә туры килмәде. Кайнанам-әнием Дүсия Сафина колхозда сыерлар сава иде, миңа еш кына аның урынына эшкә барырга туры килде, ә ул бик теләп кызыбызны карый иде. Шуңа бала ялыннан соң һич икеләнмичә савымчы булып эшли башладым. Ул чорда бер группада 45-50 сыер була иде. Кул белән саварга туры килмәде, колхозда саву аппаратлары бар иде. Шулай да күпчелек эшне кул белән башкардык, әмма беркайчан да зарланмадык. Ул чорның үзенә генә хас матур истәлекләре, күңелле мизгелләре бар, – ди Фәнзирә апа.
“Кызыл Октябрь” колхозының Мәлләтамак сөтчелек фермасында 14 ел савымчы булып эшли Ф. Салахова. Колхозда сөтчелек фермалары беткәч, “Сөренчәк” фермер хуҗалыгының Катмыш авылындагы сөтчелек комплексына эшкә килә һәм, һөнәренә тугры калып, сигез ел савымчы булып эшли. “Туган як” агрофирмасы җитәкчелеге эшкә чакыргач, Фәнзирә ханым, якынрак булыр дип, шунда эшли башлый. Биредә дә сынатмый ул. Сөт савып алуда зур күрсәткечләргә ирешә. Хезмәтендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне өчен, 2017 елда аның фоторәсеме районның “Хезмәткә дан” аллеясында урын ала.
– Эштә матур нәтиҗәләргә ирешү өчен, иң элек һөнәреңне чын күңелдән яратырга, эшкә теләп килергә кирәк. Мәҗбүри йөргән эшнең беркайчан да нәтиҗәсе булмый. Мин группамдагы һәр сыерның исемен, кайчан бозаулаганын яисә бозаулыйсын белә идем. Терлекләр дә дорфалыкны, каты бәрелүне яратмый, алар белән матур, йомшак итеп сөйләшергә кирәк. Ә хезмәттәшләр белән дус-тату булып, ярдәмләшеп эшләү уңышлы эшләүнең нигезе булып тора, – ди Фәнзирә ханым.
“Туган як” агрофирмасында терлекчелек комплекслары ябылгач, Фәнзирә Салахова “Август-Мөслим” агрофирмасына эшкә килә. Ул биредә өч елдан артык яшь бозаулар карый.
– “Август-Мөслим” агрофирмасында сыерларны “карусель” системасы белән савалар. Буем кыска булгач, кыенрак булды. Шуңа җитәкчелек бозаулар карауга күчәргә тәкъдим итте. Эшемнән бик канәгать! Эшкә шатланып киләбез. Бер сменада ике кеше, 12 сәгать эшлибез һәм ике көн ял итәбез. Агрофирмада 250-300 яшь бозау исәпләнә. Иртән килү белән аларның асларын чистартабыз, сөт эчертәбез. Бозауларны күзәтеп, тәрбияләп, алар белән сөйләшеп, көннең үткәнен дә сизми калабыз. Эшкә вахта белән йөртәләр, төшке аш белән тәэмин итәләр. Бүгенге эш шартлары без яшь чактагыдан нык аерыла. Эш урыннары чиста, җылы, якты, хезмәт хакы бик яхшы. Лаеклы ялга чыкканчы сәламәт булып эшләргә насыйп язсын, дип телим, – ди Фәнзирә ханым.
Тормыш иптәше Васыйл белән алар ике кызга, бер егеткә гомер бүләк иткәннәр. Бүген дә ихаталарында күпләп терлек, кош-корт үстерәләр.
– Васыйлымны тормыш иптәшем итеп сайлавыма бер дә үкенмим, ул – минем өчен ышанычлы ир, балаларымның кадерле әтисе, оныкларыбызның яраткан бабалары. Янәшәмдә шундый терәгем, ышанычлы юлдашым булганга озак еллар шушы җаваплы хезмәтне башкара һәм матур нәтиҗәләргә ирешә алдым. Шәһәрдә яшәсәләр дә, балаларыбыз, оныкларыбыз атна саен кайтып йөриләр, ярдәм итәләр. Йортыбыз иркен, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Аллаһ булганыннан мәхрүм итмәсен, Васыйлым белән әле озын-озак еллар парлы тормышта, балаларыбызның һәм оныкларыбызның бәхетенә куанып яшәргә насыйп итсен, – ди Фәнзирә ханым, тыйнак кына елмаеп.
Һәр кеше хезмәте белән матур, һөнәре белән данлы. Сайлаган һөнәренә тугры калып, бүген дә терлекчелектә матур хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп эшләүче Фәнзирә Салахова – данлы һәм мактаулы хезмәт кешесе.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев