Заман белән бергә атлап
Агрофирма бүген ирешелгәннәр белән генә тукталып калмый, ә һаман да яңалыкка омтылып, заман белән алга атлый
“Август-Мөслим” агрофирмасы җирлегебездә эшләп килүче иң яшь агрофирмаларның берсе булса да, бүген инде ул – район территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләренең күпчелеген биләүче агрофирмаларның берсе. Агрофирма 32 мең гектар сөрүлек җирләр тәшкил итә. Һәм ел саен бөртеклеләрнең гектарыннан мул уңыш алуга ирешә. Агрофирма бүген ирешелгәннәр белән генә тукталып калмый, ә һаман да яңалыкка омтылып, заман белән алга атлый. “Август-Мөслим” агрофирмасы генераль директоры - Янковский Юрий Владимирович белән әңгәмебез дә бүгенге көнгә ирешелгәннәр хакында.
– Юрий Владимирович, 2024 ел төгәлләнеп килә. Узып баручы елга нәтиҗәләр ясарга да вакыт җитте. Быелгы ел агрофирма өчен ничек узды һәм ул нинди нәтиҗәләргә иреште?
– Быелгы сезон агрофирма хәтерендә үзенең катлаулы һава шартлары белән истә калачак. Ел башы язгы кыраулардан башланса, җәйге чор мул явым-төшемнәр белән дәвам итте, урып-җыю вакытында уңай һава шартлары белән тәмамланды. Кыенлыкларга карамастан, без рапсның рекордлы уңышын алдык һәм безнең өчен яңа төр культура – майлы җитен үстерүгә ирештек.
– 2024 елның урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре хакында да әйтеп үтсәгез иде.
– Алда әйтеп үткәнемчә, иген уңышын үстерү, урып-җыю кампаниясе катлаулы һава шартлары белән дәвам итсә дә, агрофирма күләмендә яхшы уңыш җыеп ала алдык. Барлыгы 49 мең тонна бөртеклеләр җыелды. Техник культураларның да күрсәткече куанырлык, алар 43 мең тонна тәшкил итте. Азык культураларын 68 мең тонна җыеп алдык.
– Узган ел белән чагыштырганда, предприятиедә нәрсәләр яхшырды?
– Үткән еллар белән чагыштырганда, без коллективыбызны яңа хезмәткәрләр һәм яшь кадрлар белән тулыландыра алдык. Яшь белгечләр һәм киң профильле механизаторлар безнең эштә иң мөһим звено булып торалар. 2024 елда агрономнар һәм инженерлар өчен үткәрелгән укыту семинарлары зур әһәмияткә ия булды. Безнең агрофирманың уңышлы эшчәнлеге нигезе – булган ресурсларны нәтиҗәле кулланып һәм минималь чыгымнар кертеп куелган максатларга ирешү.
– Авырлыклар да булмый калмагандыр, аларны җиңәргә нәрсә ярдәм итте?
– Безнең эшебездә кыенлыклар юк дип әйтер идем. Безнең алга куелган бурычлар һәм максатлар бар, без аларны башкарып чыгар өчен бар көчебезне куеп, булган ресурсларны кулланып эшлибез. Булган ресурслар, тупланган командабыз һәм иң мөһиме – кеше ресурслары ярдәме белән без бу бурычларны үтибез һәм куелган максатларга ирешәбез.
– Юрий Владимирович, сезнең күп кешелек коллективыгызда дуслык җепләре ничек, “Август-Мөслим” агрофирмасының тупланган командасы бердәмме?
– “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте командасы агрофирмалар арасында иң тату коллектив дип әйтсәм дә ялгышмам, мөгаен. Хезмәткәрләрнең үзара килешеп эшләве, бер-берсен аңлый белүе төрле проблемалы хәлләрнең уртак чишелешенә нигез булып тора. Бүген коллективта үзара хөрмәт һәм бер-береңә ярдәмгә килү –командабызның девизы булып санала.
– Сер булмаса әйтегез әле, сезгә эшкә килү өчен кешеләрне нәрсә җәлеп итә?
– Безнең командага эшкә кешеләрне үз вакытында бирелүче һәм лаеклы хезмәт хакы, тулы социаль пакет һәм компания тарафыннан хезмәткәрләр турында кайгырту җәлеп итә. Заман белән бергә атлау, үсемлекчелектә һәм терлекчелектә алдынгы заманча технологияләргә нигезләнеп эшләү дә яңа хезмәткәрләрне компаниягә тартуда мөһим факторларның берсе булып тора.
Реклама. ООО « АВГУСТ-МУСЛЮМ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев