Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Авыл хуҗалыгы

Хәерле сәгатьтә, игенче!

Туфракта хәзер 6 градус җылы. “Чәчү өчен бу – оптималь температура”, – диләр белгечләр.

Туган як” агрофирмасы уңганнары беренчеләрдән булып дым каплатуны төгәлләде һәм 17 апрельдә язгы чәчүгә кереште. Агрофирмада язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Мөслим, Сарман, Минзәлә районнарындагы басуларда барлыгы биш чәчү комплексы эшли.

– Бүгенге көндә Мөслимдәге басуларда ике чәчү агрегаты бодай чәчә, алар артыннан катоклау башкарыла. Бу эш 700 гектар мәйданда башкарылды. Чәчү белән беррәттән көзге бодайны икенче катка тукландыруга керештек. Механизаторлар эшкә дәртләнеп керештеләр. Язгы чәчүне уңышлы итеп алып бару өчен барысы да: ягулыгы да, чәчү комплекслары да, ашламасы да бар, тырыш егетләребез дә җитәрлек. Җир чәчү өчен тулысынча әзер, туфрактагы температураны көн саен үлчәп торабыз, – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Раил Җиһангиров.

Агрофирмага шәхси йөк машиналары белән дә ярдәмгә киләләр. Чәчү вакытында биредә җирлек кешеләре белән бергә күрше Сарман, Тукай районнары, Яр Чаллы шәһәре кешеләре дә эш урыннары таба.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 25 апрель санында укыгыз.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев