Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Үзара аңлашу кирәк

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачыларның традицион семинары узды

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты. Семинарның максаты – тәҗрибә уртаклашу, умартачылык өлкәсендәге яңа эш алымнары белән танышу.

– Умартачылар сезонны ел да менә шулай семинар белән ачып җибәрә. Семинарда умартачылык өлкәсендә кортлар белән эшләүнең яңа ысуллары, ярдәм чаралары, бал кортлары токымнары һәм башка мөһим темаларга сөйләшәбез. Фикер алышу бик мөһим. Мондый семинарлар озак еллар умартачылык белән шөгыльләнүчеләрне һәм бу өлкәдә беренче адымнарын гына ясаучыларны бергә җыя. Бүгенге көндә районда 300 умартачы бар, аларда 4235 баш умарта исәпләнә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык буенча баш зоотехнигы Миңлемәрьям Саламаева. 

Мөслим районында умартачылар саны елдан-ел арта. Умартачылык юнәлеше ресурслары зур мөмкинлекләр бирә, шул ук вакытта билгеле бер проблемалар белән дә очраша. Умарта авырулары һәм бал кортларын саклау мәсьәләләре умартачыларны аеруча борчый.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 24 апрель саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев