Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үз көченә ышанып

Дусай авылында яшәүче Рәфил Шакиров, “Эш башлаучы фермер” республика программасы буенча грант отып, фермер хуҗалыгы ачты.

“Рәфил үз эшен 2018 елда ук башлады. Авыл кешеләренең пай җирләрен арендага алып, Дусай авылында 410 гектар мәйданда арпа, бодай, печән үстердек, – ди Миләүшә Шакирова. – Авыл кешесе ихатасында һәрвакыт мал тоткан. Безнең дә мөгезле эре терлек асрамаган чагыбыз булмады, кош-корт та күп. Быел 100дән артык бройлер, өч дистә мулард алып үстердем”.

Шакировларның ихатасында бүген биш баш савым сыеры бар. Көн саен 50-60 литр сөт савып, аны “Фаиза” кооперативына тапшыралар. Җәйге чорда биш сыердан көнгә уртача 80-90 литр сөт савып алганнар. Җир алып, күпләп мал асрау Рәфил абыйның күптәнге хыялы булган. 2020 елда 4 млн 448 мең сум грант отып, бу акчага арка-ферма төзетәләр һәм МТЗ-82 тракторы сатып алалар.

– Безнең терлек тораклары Яңа Сәфәр авылында урнашкан. “Сәфәр” хуҗалыгыннан калган склад-гаражларны рәсмиләштердек. Киләчәктә аларга заманча ремонт ясыйсыбыз килә. Фермада бүген 80 баш симертү үгезе, 18 баш буаз сыер бар.
Шушы көннәрдә генә тагын 40 баш имеп үсә торган таналар алып кайттым. Үгезләрне симертеп сатабыз. Баш санын 80нән киметкән юк. Ни дисәң дә, сатып алучылар крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерелгән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясенә өстенлек бирә, – ди Рәфил Шакиров.

80 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү фермасында өч райондашыбыз эш урыны тапкан.

– Нәрсәгәдер ирешәм дисәң, эшләргә, хәрәкәттә булырга кирәк. “Минем болай итәсе килә, тегеләй эшлисе килә”, – дип кенә булмый. Эшне башкарырга, иң мөһиме – иренмәскә кирәк!
Бүген хөкүмәт тә, җитәкчелек тә эшлим дигән кешегә ярдәм итәргә әзер. Элек заманнарда грант, ярдәм дигән әйберләр булмады. Һәр нәрсәне үз көчебезгә ышанып башкара идек. Бүген: “Эшлә генә, акчасы булыр”, – дип торганда, мөмкинлекләрдән файдаланмау дөрес булмас иде. Фермер хуҗалыгын алга таба тагын да үстерәсебез, мал санын арттырасыбыз килә, – ди Рәфил Шакиров.
Фермер быел терлек азыгын да артыгы белән әзерләгән. Складларында 400 тонна ашлык, 200 рулон печән, 500 рулон салам запасы тупланган.

– Грант отып, дәүләт ярдәменнән файдаланучылар биш ел дәвамында мал санын киметмәскә һәм фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш. Дәүләт биргән акчаны максатчан файдалану – программаның төп шарты. Без аның бер өлешен – техника алуга, икенче өлешен терлек торагы салуга һәм үгезләр алуга юнәлттек. Ходай кушып, алга таба да эшебезнең файдасын күрергә язсын. Тырыш хезмәтнең, әлбәттә, табышы да шатланырлык. Хуҗалыкта маллар саны 100гә җиткәндә, бу эшне бер кешегә генә алып бару бик авырга туры килә. Әле ярый уң кулым – тормыш иптәшем Миләүшә бар. Балаларыбыз да, кайтканда, булыша, урып-җыю чорында алар һәм авылдашларыбыз – төп ярдәмчеләребез. Авыл кешесенең яшәү чыганагы мал үрчетүгә барып тоташа. Киләчәктә дә мал асрарлык, кош-корт тәрбияләрлек сәламәтлек булсын! – ди Рәфил абый.

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев