Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Уңыш мулдан, кадерен белик!

“Туган як” агрофирмасы хезмәтчәннәре урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып кереште. Уңыш күләме белән хуҗалык күрше-тирә районнарның аграрийларын да кызыктырды. Туганяклылар көзге бодай гектарыннан урыны белән 70-80 центнерга кадәр икмәк җыеп алдылар.

Агрофирмада урып-җыю эшләре тулы куәтенә дәвам итә.

– 3300 гектар мәйданда бодай һәм арыш үстергән идек. Көзге культураларны тулысынча җыеп алдык. Икмәк басудан туры элеваторга кайтарылды, аның һәр төре аерым складка урнаштырылды. Бүгенге көндә 18 мең тоннага якын икмәк складларда урын алды, – ди “Туган як” агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров. – Югары Табын басуында көзге бодайдан рекордлы уңыш алдык – 8 тонна! Арыш уңышы да сөенерлек, уртача гектар биреме 41 центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә язгы бодай суктыруга керештек. Язгы бодайның уртача гектар биреме – 41 центнер. Сыйфаты да бик яхшы: җилемсә – 25 процент, аксым 14 процент тәшкил итә. Калган күрсәткечләр дә язгы бодайның 3 класслы булуын исбатлый.

Агрофирманың ындыр табагы ашлык кабул итү предприятиесенә тиң.
Биредә өч киптерү комплексы, ике ашлык саклау склады бар. Янәшәдә 10 мең тоннага якын ашлык сыйдырышлы тагын бер склад төзелеп килә.

– Киптерү комплекслары тәүлек дәвамында эшли. Элеватор көн саен 1500 тонна икмәк кабул итә. Икмәкнең бер өлеше “Чаллы икмәге” җәмгыятенә көндәлек кулланылыш өчен җибәрелә, ә калганы, эшкәртелеп, складларга урнаштырыла. Моңа кадәр складларда 18 мең тонна икмәк саклый ала идек.

Яңа склад кулланылышка тапшырылгач, тагын 10 мең тонна икмәкне саклауга куеп булачак. Склад инвестор ярдәмендә төзелә. Башта төзелешне сентябргә төгәлләргә планлаштырсак, уңыш мул булу сәбәпле, бина август азагында кулланылышка тапшырылыр, дип көтәбез, – ди Раил Җиһангиров.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 15 август санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев