Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уңыш канәгатьләнерлек

«Әюпов» фермер хуҗалыгы арпаның һәр гектарыннан 25 центнер уңыш алган

Әюповлылар яңа технологияләр кулланырга ярата. Быел хуҗалык җирне ашламыйча чәчкән.

– Берничә ел рәттән сыйфатлы ашлама кертеп чәчелгән басу-кырларның уңдырышлылыгы яхшы. Җирдә ашлама да җитәрлек күләмдә тупланган. Баланлы, Тойгелде, Олы Чакмак авыл җирлекләрендә урнашкан басуларда эшне тиз тотарга яңгырлар комачаулады. Көннәр аяз торганда, сынатмабыз, дип уйлыйм, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Әюпов.

“Әюпов” кече фермер хуҗалыгы дип йөртелсә дә, фермерның 1500 гектардан артык җире бар. Быел 275 гектарда арпа, 1300 гектарда язгы бодай үстергәннәр. Узган атнада хуҗалык бодай суктыруга кереште.

– Бөртеклеләрнең гектар биреме уртача 40 центнерны тәшкил итә. Ел уңай килгәндә, 45-50 центнер икмәк биргән басулар да булды. Уңышның мул булуы элиталы орлык чәчүгә дә бәйле. Башта яңгырлар бераз куркытса да, көннәр әйбәтләнде кебек. Сабан культураларының гектар биреме канәгатьләнерлек, – ди “Акрос-585” комбайнын иярләүче Александр Черногорлов.

“Әюпов” хуҗалыгының үз элеваторы бар. 2022 елда кайтарылган киптерү комплексын былтыр көйләделәр. Быел комплекска газ керткәннәр. Газ кертү 5 миллион сумга төшкән.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 август санында укыгыз.

Фото –Мөслим районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев