Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Умартачылык – җаваплы өлкә

Дусай авылында быел да умартачыларның республика семинары үткәрелде. Анда район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.

Тәҗрибәле, озак еллар умартачылык белән шөгыльләнүче Камил Шәеховның умартачылыгы ел саен төрле төбәкләрдән умартачыларны җыя. Татарстан һәм Башкортостан республикаларының төрле районнарыннан килгән умартачылар өчен семинар, традиционга әверелеп, бәйрәм төсен алуы белән дә күңелле.
– Камил Шәехов өчен умартачылык – буыннан-буынга күчеп баручы нәсел кәсебе. Бабасы гына түгел, бабаларының бабалары да шушы четерекле, мактаулы һөнәр ияләре булган. Камил абыйның оныклары да, умартачылык серләренә төшенеп, дәү әтиләренең ярдәмчеләре булып үсеп җиткән. Бал сезонын ачу көне дә матур булды. Тәҗрибә уртаклашуны, умартачылык өлкәсендәге яңа эш алымнары белән танышуны максат итеп куйган чара быел аеруча зур форматта үтте. Алга таба да умартачыларның шулай бердәм булып, һәр эшне киңәшләшеп башкаруларын телим. Борынгылар белми әйтмәгән: киңәшле эш таркалмас, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров.
Күргәзмәдә умартачылык буенча яңа эш кораллары күрсәтелде. Умартачылык юнәлешендәге яңа алымнар һәм яңа төр умарта оялары һәркем өчен кызыклы булды.
– Мондый чаралар бик кирәк. Хәл-әхвәл белешүдән бигрәк, мондый чаралар тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып тора. Ерак дип тормаганнар, Самара өлкәсеннән дә килгәннәр. Ел дәвамында кәрәзле телефоннар аша гына аралашып торсак та, бер-беребезне тавышларыннан ук, язуларыннан ук таныйбыз. Миңа һәр умартачы бик якын! – диде Камил Шәехов. – Быел табигать шартлары бик кулай булырга охшап тора. Әйтергә иртәрәк булса да, бал мулдан булыр сыман. Иң мөһиме: басулар агуланып, бал кортлары гына күпләп үлмәсен! Шөкер, җирлектәге хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар белән аңлашып эшлибез.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 29 май саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев