Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Булдыклы һәм ярдәмчел фермер

Фермер Рамил Әюповның хәрби хезмәттәге батырлыгы турында күпләр белми.

Чия Түбә авылы егете мәктәптә укыганда ук басу-кырлардагы тургайлар тавышына гашыйк була. Урманга сыенып ук дигәндәй утырган туган авылының гүзәл табигатенә сокланып яши ул.

– Сигезенче сыйныфны – Баланлы авылында, урта мәктәпне Михайловкада тәмамладым. Без укыганда өлкән сыйныфларда “Машиноведение” дәресе керә иде. Унынчы сыйныфтан соң аттестат белән бергә трактор йөртергә рөхсәт кәгазе дә бирделәр. Мәктәпне тәмамлау белән “Михайловка” совхозына эшкә кердем, ДТ-75 тракторын бирделәр. Дүрт ай чамасы эшләгәч, басуда җир сөреп йөргәндә армиягә повестка биреп киттеләр. 1980нче елның 14 октябре иде ул. Икенче көнне иртән хәрби хезмәткә киттем, – дип искә ала Рамил абый.
Хәрби хезмәтен райондашыбыз совет гаскәрләренең Германиядәге беренче санлы танк армиясендә үтә, Дрезден шәһәренең уку үзәгендә тактик күнекмәләргә өйрәнә. 1981 елның язында Рудольштадт шәһәренең сигезенче санлы танк армиясенә күчерелә. Биредә алар танк белән төрле өйрәнүләрдә катнаша. Райондашыбыз билгеләп үткәнчә, су астында танк белән йөрү мавыктыргыч булса да, күп айлык әзерлек таләп итә. Куркыныч яклары да бар, өйрәнүләр экипаж өчен көчле стресс та ясарга мөмкин.

– Хәрби частьтә танклар белән су киртәләрен иңләп, су төпләреннән уза идек. Махсус җайланмалар белән җиһазланган танкларда күзгә бернәрсә күренми, приборларга карап кына хәрәкәт итәсең. Танк экипажы – дүрт кеше. Безнең танк исән-имин генә су өстенә чыкты. Безнең арттан яшьрәк егетләр килә иде. Күрәсең, су астындагы караңгы борылышта каушап калганнардыр. Танк рычагы артында утырган солдат аягын газ педаленнән алган да, танк сүнгән. Ә сүнгән танкны су астында киредән кабызу – бөтенләй мөмкин түгел. Командирларның борчылуын күреп, танк белән яңадан суга кереп киттем. Су төбендә артка чигә-чигә, үзебезнең егетләр янына барып җиттем дә, хәрби водолазлар ярдәмендә танкны эләктереп, судан тарттырып алып чыктым, – ди Рамил Әюпов.

80нче елларда була бу хәл. Хәрби законнар каты. Бу вакыйга турында берәүгә дә сөйләмиләр. Бүгенге көндә мондый батырлыгы өчен Рамил абыйны “күкләргә чөйгән булырлар” иде. Шулай да батырлык онытылмый! Төгәл ун елдан соң әлеге хәрби частьнең командиры Наил Шәкүров, Рамил абыйны эзләп табып, рәхмәтен белдерә. “Ул вакытта син мине төрмәдән алып калдың һәм дүрт солдатны үлемнән коткардың. Бу яхшылыгыңны беркайчан онытмам!” – ди ул. 2010 елда Рамил Әюпов батырлыгы өчен “Германиядәге совет гаскәрләре төркеме” (ГСВГ) медале белән бүләкләнә.

– Изгелек эшлә дә, җиргә сал, дип әйтә иде мәрхүм әткәй. Башкарган эшләрем белән мактанып йөрергә яратмыйм. Ул вакытта да шулай булды. Бу вакыйга турында кычкырып әйтергә дә ярамады. Мин коткарган дүрт егетнең берсе әнисенә бу хакта сөйләгәч, әнисе дүртесе исеменнән миңа рәхмәт белдереп, безнең җитәкчелеккә хат җибәргән булган. Моны миңа командирыбыз сөйләде, – дип искә ала райондашыбыз.
Рамил Әюповның әтисе – Баланлы мәктәбе директоры, әнисе – Чия Түбә авылындагы бакчаны тәрбияләп торучы. Олы йөрәкле, миһербанлы ул үстергәннәре өчен әти-әнисенә дә күп тапкырлар рәхмәт сүзләре ишетергә туры килә.
Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, Рамил янәдән совхозда эшли башлый, тракторга утыра. Районның ДОСААФ оешмасында шоферлык курсларында укый егет. Ел саен урып-җыю кампаниясендә катнаша. 1985 елны урып-җыюда яшьләр арасында үткәрелгән ярышта беренче урынны яулый. Ул вакытта аңа иң кыйммәтле бүләк – 100 сумлык ВЭФ транзисторы бүләк итәләр.

– Хуҗалык җитәкчесе, бөтен халык алдында кулны кысып, транзистор тапшырды да, чит илгә – Европага бер айга юллама бирәбез, дип ышандырды. Тик юллама сүздә генә калды. Крәш. Шуранга эшкә җибәргәннәр иде. Эш барышы белән кызыксынып, партия райкомының беренче сәркатибе булып эшләгән Җәүдәт Вәлиуллин килгән иде. Аңа, үпкәм белдереп, Европага юлламаның телдә генә калуын әйттем. “Юлламасы булмады инде, мотоциклга булса да талон бирегез әле!” – дип сорадым. Рәхмәт, сүзендә торды. Бер-ике айдан “Днепр” мотоциклына талон бирделәр. Тик “матай” алырлык өч мең сум акча гына булмады. Әмма шул елны йөргән кызым белән туй иттек, – ди Рамил абый.
Тормыш иптәше – Баланлы кызы Тәслия апа белән ун ел бер сыйныфта укый Рамил абый.

– Рамил гадел һәм акыллы егет иде. Аның ярдәмчел, ышанычлы кеше булуын укыганда ук аңладым. Тормышта миңа һәрвакыт терәк булды Рамил. Өч бала үстердек, әби-бабай булырга да өлгердек, оныклар сөябез. Хәләлем һәрвакыт үз көченә таянып гомер итә. Бүгенге мул тормышыбыз – Рамилнең тырыш һәм тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе, – ди Тәслия апа.
Рамил Әюпов фермер хуҗалыгы 2004 елда эшли башлады. Бүген фермерның Баланлы, Тойгелде, Олы Чакмак авыл җирлекләре территорияләрендә 1500 гектар җире бар. Әлеге мәйданнарда фермер бөртекле культуралар үстерә. Быел бөртеклеләрнең гектар биреме уртача 40-45 центнерны тәшкил иткән. Хуҗалыкта егермедән артык техника бар. Аларның саны да ел саен арта.

– Булдыклы ир-ат тырыш, батыр һәм уңган була. Рамил Әюпов – дәүләттән кредит, субсидия алмыйча, үз тырышлыгы белән эшләүче фермер. Рамил Миргалимович язгы чәчү һәм урып-җыю чорларында вак фермерларга да техника белән ярдәм итә. Кышкы чорда фермер хуҗалыгында ремонт эшләре туктап тормый. Быел алар территорияләрен төзекләндерергә ниятли. Мастерскойларында да язга кадәр эш бара, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев