Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Тукта, яңгыр, яума әле!..

Игенчеләр Табигать-анабыздан кояшлы, коры көннәр өмет итә

Август буе дәвам итүче яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хафага салды: күпме хезмәт куеп үстергән икмәкне җыеп алырга кирәк! Басуларга кереп булмый – юеш көчле җил башакларны аудара, бөртекләрнең шытуына китерә. Моңа кадәр сап-сары булып, горур кыяфәттә дулкынланып утырган икмәк басулары, каралып, моңсуланып калды.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мөмкинлек булу, җир җилләү белән басуга ашыгалар.

– 20754 гектар мәйданда көзге һәм язгы культуралар суктырылды, урып-җыю башкарыласы мәйданның 55 процентында эш төгәлләнде. 77814 тонна икмәк амбарларга кайтарылды. Район буенча бөртеклеләрнең гектар биреме 37,49 центнер тәшкил итә. Язгы культураларны суктыру дәвам итә. Хуҗалыклар рапс һәм шикәр чөгендерен алуга да кереште, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров.

“Туган як”, “Намус” һәм “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Исламов” фермер хуҗалыгы көзге чәчүне дә башлады. Бүгенге көндә рай-онда 2970 гектар мәйданда чәчү башкарылган.

– Быел 14667 гектарда көзге чәчү башкарылыр дип планлаштырабыз. 12409 гектарда бодай, 1154 гектарда арыш, 519 гектар вика һәм 585 гектарда рапс чәчеләчәк. Хуҗалыклар бүген бодай һәм арпа чәчә. Чәчү, таләпләргә туры китереп, үз вакытында башкарыла. Аграрийлар киләсе ел уңышына ныклы нигез салыр, дигән өметтә калабыз, – ди Илгиз Зиннуров.

Алда билгеләп үткәнчә, “Намус” агрофирмасында шикәр чөгендере дә үстерелә. Агрофирмада татлы тамыразыкны җыюга керештеләр.

– “Намус” агрофимасының 13500 гектар җире бар. Көзге культураларны суктыруны төгәлләдек, язгы культураларны җыюга керештек. Көзге бодай мул уңыш белән куандырды: һәр гектардан 50 центнердан артык уңыш җыеп алдык. Язгы бодай 1750 гектарда үстерелде. Бүген язгы бодай суктыру белән беррәттән шикәр чөгендерен дә алабыз. Шикәр чөгендере 2638 гектарда үстерелде. Бүгенге көнгә 200 гектардан артык мәйданда чөгендер алынды. Көзге чәчү һәм җир эшкәртү дә дәвам итә. 2400 гектар мәйданда көзге бодай чәчәргә планлаштырабыз, бүгенге көнгә 30 гектардан артык мәйдан чәчелде, – ди “Намус” агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.

 “Авзалов” фермер хуҗалыгында да урып-җыю һәм көзге чәчү эшләре дәвам итә.

Урып-җыюны юкка гына шахмат уенына тиңләми өлкәннәр: отасың яки оттырасың. Быел уңыш мул дип сөенергә дә өлгермәдек, яңгырлар башланды. Әйе, игенчеләр һәр көнне басуда, мөмкинлек булу белән урып-җыюга керешәләр. Гидрометеорология мәгълүматларыннан күренгәнчә, сентябрь башында һава торышы аязып, явымнар берникадәр тукталып торачак. Аграрийларга урып-җыю эшләрен төгәлләргә мөмкинлек булыр, дип өметләнәбез.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев