Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Тукта, яңгыр, яума әле!..

Игенчеләр Табигать-анабыздан кояшлы, коры көннәр сорый

Август буе дәвам итүче яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хафага салды: күпме хезмәт куеп үстергән икмәкне җыеп алырга кирәк! Басуларга кереп булмый – юеш, көчле җил башакларны аудара, бөртекләрнең шытуына китерә. Моңа кадәр сап-сары булып, горур кыяфәттә дулкынланып утырган икмәк басулары, каралып, моңсуланып калды.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мөмкинлек булу, җир җилләү белән басуга ашыгалар.

– 20754 гектар мәйданда көзге һәм язгы культуралар суктырылды, урып-җыю башкарыласы мәйданның 55 процентында эш төгәлләнде. 77814 тонна икмәк амбарларга кайтарылды. Район буенча бөртеклеләрнең гектар биреме 37,49 центнер тәшкил итә. Язгы культураларны суктыру дәвам итә. Хуҗалыклар рапс һәм шикәр чөгендерен алуга да кереште, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев