Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

“Туган як” агрофирмасында урып-җыю эшләре тулы куатенә дәвам итә

Агрофирмада көзге культураларны җыю тулысынча тәмамланды

Бүген агрофирма игенчеләре язгы бодай культурасын җыю белән мәшгуль. Язгы бодай да сынатмый, бер гектардан 45 центнердан артык уңыш бирә. Урып-җыю эшләренә 15 комбайн җәлеп ителгән. Ашлык ташу машиналары да бер өзлексез иртәдән кичкә кадәр хәрәкәт итәләр. Шулай ук, агрофирма уңганнары беренчеләрдән булып көзге чәчү эшләренә дә керештеләр. Алар бу көннәрдә рапс культурасын чәчү белән шөгыльләнәләр, бүгенге көнгә 200 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылды. Басулардан ашлык туры агрофирманың элеваторына кайта. Элеватор көн саен 1500 тоннадан артык ашлык кабул итә. Элеватор территориясендә ике дистәдән артык кеше хезмәт куя. Басу-кырларда, элеваторда эшләүчеләр көн дәвамында өч тапкыр кайнар ризык белән тукланалар. Ягулык-майлау материаллары белән дә тоткарлыклар юк. Һәрвакыттагыча туганяклылар күп көч куеп үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен тырыш хезмәт куялар.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев