Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

“Туган як” агрофирмасында төзелеш эшләре дәвам итә

“Туган як” агрофирмасының административ-көнкүреш комплексы территориясендә ел саен яңа бина сафка баса. Бүгенге көндә биредә яңа төзелеш бара.

“Туган як” агрофирмасының административ-көнкүреш комплексы территориясендә ел саен яңа бина сафка баса. Бүгенге көндә биредә яңа төзелеш бара. 

2022 елда “Туган як” агрофирмасында кыска гына вакыт эчендә сыйфатлы орлык эшкәртү һәм җитештерү буенча яңа линияләр эшләнгән иде. Хәзер агрофирмада икмәк пешерү өчен бодай һәм арыш кына түгел, ә Татарстан климаты шартларына яраклаштырылган башка төр бөртеклеләр үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Агрофирма бу юнәлештә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән тыгыз элемтәдә эшли. Шуңа ашлык саклау өчен заманча технологияләр нигезендә эшләнгән зур складлар кирәк.

– Ашлык саклау өчен ике склад төзегән идек инде. Алар 90-95 метр озынлыгында салынды. Ә бүген төзелүче склад 150 метр озынлыкта һәм 36 метр киңлегендә булачак, – ди “Туган як” агрофирмасы генераль директоры Раил Җиһангиров. – Складта 10 мең тонна ашлык сакларга мөмкин булачак. Склад орлык заводы янәшәсендә төзелә, икмәкне каядыр ташырга туры килмәячәк. Төзелешне сентябрь башына төгәлләргә планлаштырабыз.

Төзелеш эшләренең бер өлешен подрядчы оешма башкара, шул ук вакытта агрофирма хезмәткәрләре дә ярдәм итә.

Туганяклылар һәрвакыт яңа идея-планнар белән янып, яңалыкка омтылып эшли. Киләсе елларга да планнары зурдан.

– Икенче ел рәттән агрофирмада киндер үстерәбез. Быел, мәйданны тагын да арттырып, киндерне 630 гектарда чәчтек. Продукциянең үзкыйммәтен тагын да арттыру, чыгымнарны мөмкин кадәр киметү максатында киндер эшкәртү заводы төзү хыялы бар. Бүгенге көндә завод проектын, сызымнарын ясау буенча эш башланып китте. Киндер эшкәртү заводы Югары Табын фермасы территориясендә булыр, дип планлаштырыла, – ди Раил Җиһангиров.

Тырышкан морадына ирешер, диләр. Туганяклылар тотынса, башлаган эшләрен ахырына кадәр башкарып чыгачакларына шик юк. Киләчәктә тулаем үзебездә җитештерелгән киндер мае да халыкка тәкъдим ителәчәк, димәк. Уй-хыяллары тормышка ашып, башлаган эшләре хәерле булсын туганяклыларның! 

Фәридә Гайнетдинова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев