«Туган як» агрофирмасында Татарстанның беренче киндер заводы җайланмаларын монтажлау башланды
Заводны быел декабрьдә эшләтеп җибәрү планлаштырыла
2024 елда «Туган як» агрофирмасы техник киндер үстерә башлады. Бу үсемлекне эшкәртү заводын төзү идеясен бирде. Проектның күләме – 100 миллион сум. Заводны быел декабрьдә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Киндер саламыннан текстиль, целлюлоза, төзелештә һәм автомобиль сәнәгатендә кулланылучы киндер җепселләр җитештерәчәкләр, ә калдыклардан мәче бәдрәфләре өчен махсус катнашмалар ясалачак.
«Туган як» агрофирмасында Татарстанның беренче киндер заводы җайланмаларын монтажлау башланды.
Фото – районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев