“Туган як” агрофирмасында быел икенче тапкыр Кыр көне узды
Агрофирма соңгы берничә елда “Аккадемия семян” җәмгыяте һәм Татарстан фәнни-тикшерү институты белән тыгыз элемтәдә эшли
Нәтиҗәдә агрофирмада “Чаллы икмәге” җәмгыятендә икмәк эшләнмәләре җитештерү өчен иң яхшы, югары сортлы бодай һәм арыш культурасы үстерелә. Агрофирманың тәҗрибә кишәрлекләре үстерелгән басуында узган Кыр көнендә җәмгыять вәкилләре, Урал селекция үзәге, “Татагрохимсервис”, “Агросфера” вәкилләре, төрле районнардан килгән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм агрономнары, агрофирмалар катнашты. Чараны ачып “Туган як” агрофирмасы генераль директоры Раиль Җиһангиров барлык катнашучыларга уңышлы эшләр теләде. “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры, инвестор Рафаэль Юнысов агрофирманың бүгенге уңышларына ихластан сөенүен белдереп, әле алда тагын да яңа юнәлешләр һәм максатлар булуы хакында хәбәр итте. Чарада катнашучылар кишәрлекләрдә үстерелгән культуралар хакында яңалыкларны тыңладылар, фикерләр алыштылар. Шулай ук орлыклар алу, аларны куллану буенча белгечләрнең фикер-тәкъдимнәрен тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев