Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Туган як” агрофирмасы бәйрәм итте (+фоторепортаж)

“Туган як” агрофирмасы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен билгеләп үтте.

7 октябрь көнне “Туган як” агрофирмасы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен билгеләп үтте. Быелгы бәйрәм үзгә форматта – гаилә бәйрәме буларак үткәрелде. Бәйрәмдә, әти-әниләр белән бергәләп, балалар да катнашты. Район мәдәният йортында узган чара искиткеч матур һәм бәйрәмчә формада узды. Мәдәният йортының спорт залында урнашкан мастер-класслар да нәкъ менә балалар өчен оештырылды. Биредә аларга төрле уенчыклар, рәсемнәр ясарга өйрәттеләр. “Туган як” агрофирмасы игълан иткән рәсем бәйгесенә килгән балаларның рәсемнәре белән дә танышырга мөмкин иде.  

Бәйрәм чарасы кунакларга да бай булды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Рафаэль Фәттәхов, район башлыгы Альберт Хуҗин, күрше Сарман һәм Минзәлә районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре килде.

“Чаллы икмәге” җәмгыяте идарәче компаниясе генераль директоры Эдуард Юнысов кунакларны күргәзмә һәм мастер-класслар узучы зал белән таныштырды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә урып-җыюда хезмәт куйган алдынгы механизаторларга министрлык, район башлыгы һәм агрофирманың Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәсем бәйгесендә катнашкан һәм призлы урыннарны яулаган балалар да бүләкләр кабул иттеләр.

Клоуннар һәм фокусчы чыгышы да балалар күңеленә хуш килде. Сәхнәдә чыгыш ясаган хуҗалык эшчеләренең балаларына да тәмле күчтәнәчләр тапшырылды. Бәйрәм тантанасын ТР халык артисты Филүс Каһировның чыгышы тагын да ямьләндерде.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев