Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Трактор-сабаның төзекме? (фоторепортаж)

“Туган як” агрофирмасы базасында техника ремонты буенча семинар-киңәшмә узды.

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр киләсе ел уңышы өчен бүгеннән үк әзерлек алып бара. Югары уңыш алу өчен яхшы сорт орлык, ашлама гына түгел, ә җир эшкәртү комплексларының да төзек булуы мөһим.

“Туган як” агрофирмасы базасында техника ремонты буенча киңәшмә узды. – Бүгенге киңәшмәгә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләрен һәм инженерларны чакырдык. Максатыбыз – хуҗалыкларга да “Туган як” агрофирмасының хезмәт күрсәтү станциясен күрсәтү, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. – Кече фермер хуҗалыкларында техника һәм тагылма коралларны ремонтлауда авырлыклар күзәтелә. Туганяклылар районыбызда техника ремонты юнәлешендә эшләүче бөтен авыл хуҗалыгы формированиеләренә дә хезмәт күрсәтергә җыена. Уртак хезмәттәшлек файдалы булачак.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1апрельгә кадәр барлык төр техниканы, тагылма коралларны һәм чәчү агрегатларын әзерлек сафына куюны таләп итә. Май аенда азык әзерләү техникасын әзерлек сызыгына куярга кирәк. 1 июльгә кадәр барлык ашлык җыю комбайннарының да ремонтланып бетүе мөһим.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев